Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Минем милициям мине саклый, мине яклый

Туасы атна башында район полиция хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Ни генә әйтсәк тә, бу четерекле, катлаулы, җинаятьчел заманада аларның роле биниһая бәһале.

Тормышында алар ярдәменә мохтаҗлыгы тугач кына адәм баласы бу кыйммәтне тулырак күңеле аша үткәреп аңлый. Җәмгыятебездәге күпме гамәлләр, яхшымы ул, яманмы, еш кына аларның күзлеге аша үтә. Җинаятькә бер адымы ясалмый калган, наркотик иясенә барып җитмәгән, исерек-сәрхуш рульдә һаләкат булдырмаган икән-боларның артында күпләргә күренмәгән, беленмәгән, сизелмәгән олуг хезмәт ята. Үз гомерен куркыныч астына кем куя, иң беренче булып ярдәмгә кем ашыга, ул полиция хезмәткәре! Хәер, аларның көндәлек мәшәкатьләрен, безнең җирлектәгесен, район эчке эшләр бүлеге башлыгы Наил Мустафиннан да артык белүче бармы икән? Бүгенге бәйрәм алды әңгәмәбезнең сорауларын аңа юллыйк.

-Наил Фоатович, саннарга артык бирелмичә генә, елның үзегез өчен уңышлы саналган мисалларына тукталып үтик әле?

-Безнең өчен иң олы уңышларның берсе-ике үтерү белән бәйле җинаятьченең кулга алынуы. Бирегә эшкә килүемнең тәүге сәгатьләрендә үк әлеге җинаятьне ачу беренче номерлы бурыч буларак кабул ителгән иде. Аннан кала, кылынган җинаятьләрне ачу юнәлешендә шактый алга киттек. Авыр җинаятьләр тулысынча ачылды. Республикада бердәнбер район буларак, дүрт ай дәвамында барлык җинаятьләрнең эзенә төшеп, эшләрне тиешле инстанцияләргә озата алдык.

Безнең бүген күбрәк халыкның битарафлыгы, ваемсызлыгы, җавапсызлыгы борчый. Урамда ябылмый калган, әле кайберләрендә ачкычы да алынмый, транспорт проблемасы уйландыра. Велосипедлар турында әйткәндә юк. Бикләнмәгән йорт, видеокамерасыз объектлар-болар барысы да җинаять өчен җирлек булып калалар.

Әңгәмәне Вазыйх Фатыйхов язып алды.

Бу язманы газетабыздан укый аласыз.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев