Метро фаҗигасында Татарстаннан бер хатын-кыз зыян күргән
Зыян күрүче - Азнакайдан 1976 нчы елгы Ләйсән Әнәс кызы Исламова.
Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"Мәскәүнең Сәламәтлек саклау департаментының "кайнар линия"сеннән алынган мәгълүмат буенча, Мәскәүнең 12 нче шәһәр хастаханәсендә Азнакайдан хатын-кыз ята", - диелә хәбәрдә.
Фото с yandex.ru
(http://tat.tatar-inform.ru/news/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев