Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Әлмәт районында таудан төшкәндә трактор капланган

Әлмәттә бәхетсезлек очрагы эш вакытында предприятиедә килеп чыга. "Кичүчат" җәмгыяте хезмәткәрләре тракторда таудан төшкәндә капланганнар. Нәтиҗәдә, бер әлмәтленең умыртка сөягенә зыян килә. Хәзерге вакытта бу уңайдан тикшерү эшләре бара. Татарстанда узган атнада хезмәт урынында теркәлгән бәхетсезлек очрагы моның белән генә чикләнми. Буада "Ак Барс" җәмгыятендә ат түшкәсен күтәргән вакытта штырь-фиксатор...

Әлмәттә бәхетсезлек очрагы эш вакытында предприятиедә килеп чыга. "Кичүчат" җәмгыяте хезмәткәрләре тракторда таудан төшкәндә капланганнар. Нәтиҗәдә, бер әлмәтленең умыртка сөягенә зыян килә. Хәзерге вакытта бу уңайдан тикшерү эшләре бара.

Татарстанда узган атнада хезмәт урынында теркәлгән бәхетсезлек очрагы моның белән генә чикләнми. Буада "Ак Барс" җәмгыятендә ат түшкәсен күтәргән вакытта штырь-фиксатор ычкынып китеп, терлекчене яралый, башына зыян килә. "ДорСтройКазан" җәмгыятендә йөк төягеч машинисты машинага май салганда таеп егыла һәм шулай ук умырткасына зыян килә, дип белдерә "Әлмәт таңнары" газетасы.

матбугат ру сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев