Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Хәзер "Роспотребнадзор" алдан хәбәр итмичә дә рестораннар, кибетләр, азык-төлек предприятиеләрендә тикшерү үткәрә ала

"Фальсификацияләнгән һәм сыйфатсыз дарулар әйләнешенә каршы тору, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә планнан тыш тикшерүләр үткәрү турындагы законнарга үзгәрешләр кертелүе турында ишеткән идек. Ул кайчан үз көченә керә? З. Кәримова".

Газета укучыбызның бу соравына район прокуроры ярдәмчесе Рәмилә Шәмсетдинова җавап бирә:
- Россия Федерациясе Президенты "Фальсификацияләнгән, контрафакт, сыйфатсыз һәм тиешле тәртиптә теркәлмәгән дарулар, медицина әйберләре, биологик актив өстәмәләр әйләнешенә каршы тору буенча аерым закон актларнына үзгәрешләр кертү турында"гы Законга кул куйды. Моңа кадәр Роспотребнадзор һәм башка дәүләт контроле органнары юридик затларны, шәхси эшмәкәрләрне планлы тикшерүләр турында өч эш көне алдан, заказлы хат белән күрсәтмәнең күчермәсен җибәреп хәбәр итәргә тиешләр иде. Ә планлы тикшерүләр турында 24 сәгать алдан хәбәр җибәрү зарур иде. Юридик затларның, шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлеге нәтиҗәсендә гражданнарның тормышына, сәламәтлегенә, әйләнә- тирә мөхиткә, үсемлекләргә, хайваннарга зыян килсә, дәүләткә куркыныч янаса яки башка гадәттән тыш хәлләр туса гына алдан кисәтү таләп ителми иде. Яңа закон нигезендә Роспотребнадзор алдан хәбәр итмичәдә рестораннарны, кибетләрне азык-төлек промышленәносте предприятиеләрендә тикшерү үткәрә ала. Бу закон23 гыйнвардан законлы көченә керде.
Фото:http://www.bagnet.org/news/world/31287

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев