Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Хәвефле хәлгә бер адым

Район халкы арасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозмау турында пропаганда чаралары еш оештырылуга карамастан, хәлләр киеренке кала әле.

Тормышыбызда елның-елында зур үзгәрешләр булып тора. Фатирларда электр приборлары саны арта, бина эчендә синтетик материаллар кулланып ремонт эшләре үткәрелә. Ә янгын вакытында нәкъ менә шулар агулы газ чыгара. Статистика буенча янгыннарның күбесе торак секторларда кабатлана.
Балаларның җәйге каникулы вакытында сакчыллык таләпләренә аеруча зур игътибар бирү сорала. Шырпы һәм ут чыгару җайланмаларын балалар кулы тимәслек ераграк урында саклау хәерле. Алар белән янгын кукынычсызлыгы һәм аның фаҗигасе турында әңгәмәләр, аңлату эшләре алып баруның да нәтиҗәсе зур. Алда әйткәнебезчә, янгын электр җиһазларын монтажлау һәм дөрес эксплуатацияләмәү нәтиҗәсендә килеп чыга. Шуңа мондый эшне югары квалификацияле белгечләргә йөкләү хәерле. Шулай ук электр үткәргечләрне дөрес ялгамау, тиешенчә изоляция материаллары кулланмау һәм электр үткәргечләрне кадаклар ярдәмендә беркетү дә еш кына күңелсез хәлләргә китерә.
(Тулырак газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев