Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Балык Бистәсендә төлкеләргә «шоколад» өләшәләр

Соңгы елларда районыбызда котыру авыруы ишәюе сәбәпле республикабыз бюдҗетыннан аны таратучы кыргый җәнлекләргә вакциналар бүлеп бирелде.

Ветеринария слуҗбасының җаваплы хезмәткәрләре бу көннәрдә авыл җирлекләре, терлекчелек фермалары, агачлыкларда һәм ерганак тирәләренә әлеге көрән төстәге шоколадка охшаган вакциналарны 1 квадрат километрга 20-25 брикет исәбеннән өләшә башладылар. Аны авыл җирлекләренә җитәрлек күләмдә 14 мең дозаны тулысынча таратачаклар. Вакцинаның кыргый җәнлекләргә һәм йорт хайваннарына зыяны юк, кабулиткәннән соң аларның бу авыруга бирешү көче, иммунитеты артачак. Инструкциядә, эш тәмамлангач препарат тартмаларының яндырылырга тиешлеге әйтелә.

Идрис Аметов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «шоколад» өләшү төлке котыру авыруы