Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Балык бистәсендә наркоманнар бармы? [ФОТО]

Узган атна ахырында Балык бистәсе муниципаль районы наркотикларга каршы комиссиянең ел йомгакларына багышланган утырышы булды. Аның эшендә Россия наркотикларны контрольлек итү федераль службасының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең өлкән оперуполномоченные Дмитрий Чугунов катнашты.

Комиссиянең җаваплы сәркатибе Рәзиф Гарифуллин докладыннан күренгәнчә, наркология кабинетында "наркотик матдәләрдән бәйлелек синдромы" диагнозы белән 8 кеше исәптә тора. Алар барысы да 30-40 яшьлекләр. Ә профилактик исәптә ел башында 15 кеше торган булса, хәзер алар саны 9 га калган.

Утырышта башка оптимистик фактлар да бәян ителде. Әйтик соңгы 6 елда районда наркотик, психотроп матдәләр белән агуланып үлү очраклары теркәлмәгән. Балалар, үсмерләр арасында исәптә торучыларның булмавы да уңай күренеш.

Бу билгеле бер дәрәҗәдә, киң кырлы профилактик эшчәнлек алып бару нәтиҗәсе дә инде. Районның наркотикларга каршы комиссиясе наркологик служба, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, хокук саклау органнары, мәгариф, социаль яклау һәм башка структуралар белән тыгыз элемтәдә торып эшли.

Ел саен "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында тематик яктан бай, зур аудиторияләрне колачлаган чаралар үткәрелә.

Гаилә һәм мәктәп берлеге-балалар тәрбияләүдә мөһим шарт булып тора. Ата-ана битарафлык күрсәтсә, баланы "урам"ның начар тәэсиреннән аралыйм димә инде син. Шуңа да үсмерләрне наркотик, аракы, тәмәкедән йолып калуга юнәлдерелгән профилактик эшчәнлеккә ата-аналарны тартуга зур игътибар бирелә.

Докладтан күренгәнчә, балалар, үсмерләр, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотик, спиртлы эчемлекләр, тәмәке зыянын аңлатуга юнәлдерелгән күп төрле мәдәни кичәләр, спорт ярышлары үткәрелә. Мондый эшчәнлекнең нәтиҗәләре дә күз алдында. Алда әйткәнемчә, наркотикларга бәйле авырулар саны кимегән. Бу афәттән үлүчеләр булмаган, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар, спорт белән шөгыльләнүчеләр саны арткан.

Илгиз Җамалиев.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев