Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Балык Бистәсендә җинаятьләр саны арткан

Прокуратурада 2016 елның I кварталында райондагы оператив хәлгә анализ ясалды. Аның нәтиҗәләре белән район прокуроры урынбасары Рәнис Мөксинов таныштырды:

"Балык Бистәсе районы территориясендә ел башыннан 45 җинаять теркәлде. Бу узган елның шушы чорына караганда 9,8 процентка артыграк.

Сәламәтлеккә авыр зыян китерү, көчләү, фатирлардан, дачалардан, бакча йортларыннан урлау, һөҗүм итеп талау кебек җинаятьләр теркәлмәде. Урлашу очраклары 54,5 процентка (11дән 5 кә кадәр) кимеде.

Шул ук вакытта автотранспортны урлап, талап алып китү очракларының (3 факт) артуы күзәтелде. Икътисадый юнәлештәге 19 җинаять ачыкланды. Узган елның шушы чорында 7 җинаять кылынган иде.

I кварталда милек үзләштерү, ришвәт алу, салым түләүдән качу һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләр теркәлмәде.

Вак хулиганлык кылучылар, куллану базарында кагыйдәләрне бозучылар ачыкланмады.

Җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән, спиртлы эчемлекләр кулланган өчен 148 кеше җаваплылыкка тартылды.

Җинаятьләрнең гомуми ачылышы 85,7 процентны тәшкил итте. Бу алдагы елга караганда 0,8 процентка кимрәк. Авыр, аеруча авыр җинаятьләрнең 80 проценты ачылды.

I кварталда 8 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Аларда 2 кеше һәлак булды,10 кеше тән җәрәхәтләре алдылар. Җәяүлеләр гаебе белән 2 һәлакәт булды.

Хокук саклау органнарының киңәшмәсендә булган кимчелекләр күрсәтелде. Җинаять һәм хокук бозулар арту күзәтелгән өлкәләрдә профилактик чаралар үткәрү турында карар кабул ителде.

Фотосы: pravdapfo.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаятьләр