Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Балык бистәсе суд залыннан: төнге угрылар электр двигателен чәлдергәннәр

Сөт эшкәртү цехында эшләүче бер ир-егет электр двигателе чәлдерергә план кора.

Шактый зур двигатель, үзең генә күтәрерлек түгел, ярдәмгә дустын да чакыра. Кара төндә аны икәүләп цех бинасыннан алып чыгалар да, ат чанасына салып шылалар. Табышларын үзләре генә белә торган урынга яшереп тә куялар. Бу уңышлы "эштән" соң нәфесләре тагын да үсә дусларның. Ике атнадан соң икенче электр двигателен дә урларга сүз куешалар. Инде шомарган угырылар шул ук схема буенча мәкерле планнарын тормышка ашыралар, атлары да сынатмый.
Әмма халыкта "Без капчыкта ятмый", диләр бит. Төнге караклар гаепләрен тулысынча таныйлар, двигательләрне дә кире кайтаралар. Балык бистәсе район суды шуларны искә алып, төнге каракларның берсенә-230 сәгать, икенчесенә 200 сәгать мәжбүри эшләргә җәлеп итү рәвешендә җәза билгеләде.
Илгиз Җамалиев, Татьяна Валиева.
Фото:http://zapad24.ru/news/sharypovo/page/38/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев