Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Балык Бистәсе районында яшь буын вәкилләренә тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды (фотолар)

Гаилә - җылы учак. Бары тик гаиләдә генә син бәхетле. Бары тик гаиләдә генә сине сагынып, көтеп торалар.

Халыкара гаилә көне алдыннан Балык бистәсе районында яшь буын вәкилләренә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы узды.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимны белән тантаналы өлеш башланды.

Һәрберсен аерым тәбрикләп, киләчәктә үз илләренең лаеклы гражданнары булуын теләп, ТП УФМС җитәкчесе Әлфия Альмухаметова, паспорт тапшырды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Каримуллина яшьүсмерләрне тормышларында була торган тантаналы көннәре белән тәбрик итте.

Һәрбер дәүләт гражданы өчен бу мөһим вакыйга, чөнки паспортлы булу илебез алдында булган бурычларны тугъры үтәү дигән сүз.

Тантаналы чарада яшьләр генә түгел, аларның әти-әнисе дә теләп катнашты.

Тантаналы чара азагында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев