Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Балык Бистәсе районында «кайнар эз»дән ике егет эләкте

Март ае урталарында "М-7" трассасының Балыклы Чүкәй яныннан уза торган участогында детективка тиң вакыйга булып алды.

Яр. Чаллы шәһәрендә үз машинасы белән такси хезмәте күрсәтүче "З" ике пассажирны Казанга илтергә заказ ала. Чакыртылган адрес буенча машинаның арткы утыргычына ике яшь егет кереп утыралар. Юл буе сыра чөмереп, нәрсәдер сөйләшеп баралар егетләр. Чынлыкта машинаны талап алып китү турында план корганнар икән. Мондый адымга нәрсә этәргәне һич аңлашылмый. Сыра парыннан аңнары томалангандыр инде мөгаен.
Бер тукталышка җитәрәк, "В" үзен начар хис итүен, машинаны туктатуны сорый. Таксист туктар өчен тизлекне киметеп, юл кырыена борылуга аның йөзенә газ баллоныннан сиптерә. Куркып калган шофер тагын кузгалып китмәкче була. Шул вакыт егетләрнең икенчесе таксистның муенына пычак белән кадый. Ул барган килеш машинадан сикереп төшеп кала. "Т" җәһәт кенә руль артына күчеп утыра. Әмма ерак китә алмыйлар. Берничә километр узгач, юл читенә төшеп капланалар. Хәсрәт юлбасарлар машинадан чыгып урман посадкасы буйлап Казан тарафына юнәләләр. Шумково борылышында юл-патруль службасы хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланалар.
Бу 18 һәм 20 яшьлек егетләргә карата җинаять эше кузгатылды. Алар сак астында суд булганны көтеп яталар. Яшьрәге моңа кадәр дә урлашканы өчен суд каршына баскан булган икән инде.
Фотосы: ijevsk.bezformata.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «кайнар эз»