Балык бистәсе районы буенча янгын күзәтчелеге инспекторлары поселоктагы күпфатирлы йортларның подъездларын тикшереп чыктылар
Күптән түгел Балык бистәсе районы буенча янгын күзәтчелеге инспекторлары, торак-коммуналь хуҗалык вәкилләре белән берлектә поселоктагы күп фатирлы йортларның подъездларын тикшереп чыктылар.
Бу очраклы гына түгел. 9 сентябрь көнне Казан шәһәрендәге беркүп фатирлы йортның подъездында янгын чыга. Подъездның, баскыч мәйданчыкларының төрле материаллар белән тулган булуы сәбәпле, ут бик тиз тарала. Инспекторлар тагын бер мәртәбә фатир хуҗаларының исләренә төшерәләр: баскыч мәйданчыкларында, подъездларда төрле материаллар, предметлар саклау катгый тыела.
Фото yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев