Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Балык бистәсе полиция хезмәткәрләре Төньяк Кавказдан командирвкадан кайттылар (ФОТО)

Узган шимбә көнне Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының җыелма полиция отряды Төньяк Кавказ регионыннан командировкадан кайтып төште.

Әлеге отряд составында район эчке эшләр бүлеге начальнигының личный состав белән эшләү буенча ярдәмчесе, капитан Ринат Гыйльмиев, вакытлыча тоту изоляторы (ИВС) хезмәткәре, прапорщик Ринат Бәдретдинов та хезмәт иттеләр. Татарстан полиция хезмәткәрләре алты ай дәвамында Дагыстан территориясендә хокук тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин иттеләр.

Район эчке эшләр бүлеге коллективы, гаиләләре, туганнары, дуслары бик җылы каршыладылар егетләрне. Бүлек начальнигы Наил Мостафин вазифаи бурычларын намус белән үтәгәннәре, сынатмаганнары өчен рәхмәтен белдерде. Ринат Гыйльмиев үз чиратында, хәлләре белән даими кысыксынып торганнары, мораль яктан терәк булганнары, туган як сыйлары белән посылкалар җибәргәннәре өчен хезмәттәшләренә рәхмәтләрен җиткерде.

Илгиз Җамалиев.

Фото автора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев