Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Бала хокукын хаклап, мәнфәгатьләрен яклап

Районда 9 июньнән 15 августка кадәр "Үсмер-2016" ведомствоара профилактик операция бара. Аның максатлары, бурычлары турында балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе җаваплы сәркатибе Валерий Токранов белән әңгәмә кордык.

- Валерий Георгиевич, бу чараның җәй айларында үткәрелүе очраклы хәл түгелдер бит инде.
-Әйе, каникуллар чорында балалар күп вакытларын үз ирекләрендә үткәрәләр. Мәктәп тарафыннан да, ата-аналар ягыннан да контроль кими төшә. Нәкъ менә җәй көннәрендә балигъ булмаганнар тарафыннан хокук тәртибе бозу очракларының артуы күзәтелә. Балаларның сукбайлыкта йөрүен, җәмәгать тәртибе бозуын, җинаять юлына басуларын кисәтү, бу күренешкә илтәрдәй сәбәпләрне ачыклау максатыннан уздырыла да инде профилактик операция. Каникуллар чорында яшүсмерләрнең мәшгульлеген тәэмин итү шулай ук көн кадагындагы мәсьәлә.
-Беренчесенә -"Күзәтүчесез бала" этабына киңрәк тукталыйк әле.
- Бу этапта без төп игътибарны социаль куркыныч хәлдәге, авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләрне ачыклауга юнәлттек. Гадәттә мондый гаиләләрдә ата-аналар балигъ булмаган балаларын тәрбияләү буенча вазыйфаларын үтәмиләр. Аларга вакытында ярдәм күрсәтмәсәң, тиешле профилактик чаралар күрмәсәң, баланың кыек юлга басуын көт тә тор. Өлкәнрәк "дуслары" аларны аракы, тәмәке, наркотик "тәмен" татырга өйрәтергә дә мөмкиннәр, җәмәгать тәртибен бозуга, җинаятькә дә тартулары бар. Шуңа да баланы алар йогынтысыннан вакытында йолып калу мөһим бурыч. Ә сабыйларның сәламәтлеге, хәтта тормышы куркыныч астына куела. Шуңа да аларны гаиләдән алу кебек катгый чаралар да күрергә туры килә.
Операция барышында 3 рейд үткәрдек. Район авылларының берсендә социаль куркыныч хәлдәге гаиләне ачыкладык. Ата кеше очраклы эшләрдә йөреп көн күрә, ана бөтенләй эшләми. Икесе дә баш ташлап салырга яраталар. Иң аянычы, гаиләдә ике сабый тәрбияләнә. Әлеге гаилә профилактик исәпкә куелды.
-Районда мондый социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр күпме?
-Бүгенге көнгә социаль куркыныч хәлдәге 10 гаилә бар, аларда 21 бала тәрбияләнә, дөресрәге көн күрә инде. Гадәттә исерткеч эчемлекләр кулланган гаиләләр тормыш төбенә тәгәриләр. Ир-ат эчкәләсә бер хәл әле, ана кеше дә рюмка колына әверелсә бетте инде. Шуңа да беренче чиратта аларны "яшел елан" куеныннан аерып алырга тырышабыз. Үгетлибез, куркытабыз, аңлатабыз, оялтабыз. Ничек кенә булса да дәвалау учреждениеләренә җибәрергә тырышабыз. Ел башыннан гына да безнең комиссия тәкъдиме белән 4 ата-ана алкоголизмнан дәваланырга җибәрелде. Дәвалангач, матур гына яшәп киткән гаиләләр дә аз түгел. Әле күптән түгел бер гаиләне профилактик исәптән төшердек. 2014 елда, әлеге дә баягы, эчәргә яратканнары өчен исәпкә куелганнар иде. Берсе 2015 елда, икенчесе быел дәваланып кайттылар. Икесе дә эшкә урнаштылар. Балалары яхшы гына уку елын тәмамлады. Бу гаиләнең киләчәге белән алга таба да кызыксыначакбыз әлбәттә.
- "Бала сәламәтлегенә һәм аның физик, акыл, психик, рухи, әхлакый үсешенә зыян салуны кисәтү чаралары турында" 71нче Татарстан Республикасы Законы үтәлешен дә контрольгә алгансыздыр инде.
- Әлбәттә, әлеге закон яшь буынны яман гадәтләрдән аралау, аларның сәламәт яшәү рәвеше алып баруын тәэмин итү максатында кабул ителде. Законның асылында ике төп нигезләмә ята. Беренчесе буенча яшүсмер тәүлекнең нинди вакыты булуга карамастан, спиртлы эчемлекләр сату урыннарында (сыраханә, бар һ.б.лар), сексуаль характердагы товар сату нокталарында булырга тиеш түгел. Икенче нигезләмә балигъ булмаганнарга комендант сәгатьләре кертелү белән бәйле. Аның буенча яшүсмерләргә 1 сентябрьдән 31 майга кадәр кичке сәгать 10 нан иртәнге 6 га кадәр; 1 июньнән 31 августка кадәр төнге сәгать 11дән иртәнге 6 га кадәр әти-әниләреннән һәм алар өчен җаваплы өлкән кешеләрдән башка урамда, җәмәгать урыннарында йөрү тыела. "Административ хокук бозулар турында" кодексның 3.11нче маддәсе нигезендә әлеге таләпләрне үтәмәүчеләр кисәтү ала яисә штрафка тартыла. Яшүсмерләрнең әти-әниләренә штраф күләме 500-1000 сум, спиртлы эчемлекләр, сексуаль характердагы товарлар сатучы объектларның хуҗаларына, әгәр бирегә балигъ булмаганнарны кертсәләр, 3-5 мең, юридик затларга 15-20 меңгә кадәр штраф каралган. Бер ел эчендә әлеге закон бозу очрагы яңадан кабатланса, яшүсмернең әти-әнисенә - 2 мең, вазифаи затларга - 15 мең, юридик затларга 50 мең сум штраф салына. Без әлегә мондый катгый чаралар кулланмыйбыз. Аңлатулар,кисәтүләр белән чикләнәбез. Быел дистәгә якын ата-ана кисәтелде инде, бер урындагы кеше 3 мең сум штрафка тартылды. Күптән түгел рейд вакытында төнлә белән күрше авылдан кайтып килүче дүрт үсмерне кисәтергә туры килде. Төнге урамда үсмерләр төрле күңелсез хәлләргә тап булырга мөмкиннәр бит. Зурыракларга ияреп берәр ахмаклык, "батырлык" эшләп ташлаулары да бар. Шуңа да ата-аналарның балаларын ныклы контрольгә алуларын сорыйбыз.
-Ә сезнең юнәлеш буенча балаларның җәйге ялын оештыру буенча нинди чаралар күрелә?
-Без, беренче чиратта, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче, профилактик исәптә торучы балаларның ялын оештыру белән шөгыльләнәбез. Быел, мәсәлән, 5 үсмер Чистайдагы "Юный армеец» хәрби-патриотик лагеренда, тагын 5 бала Лаеш районындагы "Звездный десант" палатка лагеренда ял итәчәкләр. Моннан тыш безнең күзәтү астындагы балалар мәктәп яны, хезмәт лагерьларына да тартылдылар.Үсмерләрне җәйге чорда эшкә урнаштыру буенча да эш алып барыла.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, алга таба да укучыларыбызны "Үсмер-2016" ведомствоара профилактик операциясе барышы белән таныштырып барырбыз дип ышанам.
Операция өч этапка бүлеп үткәрелә. Аның күзәтүчесез, үз иркенә куелган балаларны ачыклауга багышланган этабы төгәлләнеп тә килә инде. 11 июльдән 26 июльгә кадәр "Үсмер-каникуллар", 1 августтан 15 августка кадәр "Үсмер-гаилә" этаплары узачак. Һәр этапның үз бурычлары, максатлары бар.
Илгиз Җамалиев.
Фотосы: yaransk.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев