Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Ата-ана җавапсызлыгыннан балалар зыян күрә

Район башкарма комитетының балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе һәр утырышында балаларның сәламәтлеге, иминлеге, куркынычсызлыгына кагылышлы мәсьәләләрне хәл итә. Балаларын тәрбияләү буенча үз бурычларын үтәмәгән ата-аналар, җәмәгать тәртибен бозган, урлашкан балалар иртәме- соңмы комиссия каршына басалар. Үгет-нәсыйхәт, киңәш-табышка колак салып тиешле нәтиҗәләр ясамасалар, кискенрәк чаралар күрергә, административ җаваплылыкка...

Кем арбасына утырсаң...
Агротехник техникумның икенче курс студенты "Г" ны полиция хезмәткәрләре август аенда иртәнге 4 сәгать 45 минутта (?) исерек хәлдә Казан урамнарының берсендә тоткарлыйлар. Әле ярый полиция хезмәткәрләренә юлыккан. Әгәр адәм актыклары кулына эләксә нәрсә булыр иде. Тәүлекнең бу вакытында Казан урамында нишләп йөргән соң бу кыз бала? Үзе аңлатма биргәнчә, җәйге чорда иптәш кызы белән рәсми рәвештә урнашмыйча гына кондуктор булып эшләгәннәр икән. Ә бу кичтә аларны алып кайтырга тиешле машина килмәгән. Шуңа күрә иртәнгә кадәр урамда сыра чөмереп йөргәннәр инде. Ул вакытта сырасын каян тапканнар диген син. Технкум директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Илфар Яруллин "Г" ның ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән хатын-кызга ияреп начар юлга басуына борчылуын белдерде. Әйе, кем арбасына утырсаң, шуның җырын көйлисең, диләр бит. Комиссия утырышына "Г" ның әнисе дә килгән иде. Шактый еллар элек ике кызын иренә калдырып, Биектау районында яшәүче беренче ире янына киткән ул. "Ирем кызларны бирмәде, үзем үстерәм диде. Кызларның да әтиләре белән каласы килде",-ди ул. Әйтүенчә, кызларына кием-салым белән булыша икән үзе. "Г" кулында әйләндергән кыйммәтле телефонны да әнисе алып биргән. Әмма бала тәрбияләү өчен бу гына бик аз шул.
Илгиз Җамалиев.
(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).
Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X