Трактор белән идарә итүче 1975 елгы ир-ат, беренчел мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлек режимын арттыра, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм юл читенә төшеп каплана. Пассажирлар утыртырга рөхсәт ителмәгән трактор кабинасында йөртүчедән тыш бала белән хатын-кыз да булган. Бала урында ук җан биргән. Аның әнисенең сәламәтлегенә зыян килмәгән. Ир-ат бераз гына җәрәхәт алган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-ат исерек булган.
Чыганак http://www.saby-rt.ru/tt/hbrl/item/10309-aktanyish-rayonyinda-&
Нет комментариев