11 августтан машина, мопед йөртүгә кагылышлы кайбер законнарга үзгәрешләр керә
Моңа кадәр нинди дә булса техникада йөрү хокукы алу өчен әлләни күп вакыт һәм энергия кирәкми иде.
Моңарчы автомәктәпләр гап-гади подвалда яисә кысан бүлмәләрдә урнашып, фәлән сәгатьтә шофер әзерләсәләр, хәзер инде йөртүчеләр әзерләүгә бирелүче вакыт та арттырылачак, әлеге бүлмәләрнең мәйданының зурлыгына, кирәкле әсбаплар белән җиһазлануына да зур игътибар биреләчәк.
Законнардагы иң зур үзгәреш мопед һәм скутер белән идарә итүчеләргә карый. Моңарчы мопед һәм скутер белән 14 яшьтән идарә итәргә рөхсәт ителгән булса, хәзер әлеге техникага 16 яшь тулгач кына утырырга ярый.
Мопедларда җилдерергә теләүчеләр 122 сәгать укырга тиешләр (шуның 100 сәгате теоретик дәресләр).
Фото yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев