Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

04 хезмәте кисәтә: җир эшенә керешкәнче иң элек рөхсәтең булсын

Район, авылларда төзелешнең тукталганы юк. Җәй көннәрендә бигрәк тә ишәя төзелеш объектлары.

Шуңа күрә барлык таләпләрне төгәл үтәү һәркемнең игътибар үзәгендә булырга тиеш. Кайбер урамнарда газ торбалары өстән генә түгел, ә җир астыннан үткәрелгән. Ә менә төзелеш башлаган очракларда моны исәпкә алырга кирәк. Газүткәргечне саклау зонасында (15 метрлы зона) "Балык бистәсе газ эксплуатация службасы"ннан рөхсәт язуы алмыйча казу эшләрен башкару катгый рәвештә тыела. Җир казу эшләренә тотынганчы, идарәгә язмача гариза кертелә һәм идарәнең производство-техник бүлегендә рөхсәт язуы тутырыла. Газүткәргечләргә якын зонада җир казу эшләрен башкару (яки казу эшләре шул зона белән кисешкәндә) "Балык бистәсе район газ эксплуатацияләү службасы" идарәсе вәкиле катнашында узарга тиеш. Барлык кызыксындырган сораулар белән 2-22-52 телефоны аша яки авыл газчыларыннан белешергә була.

(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев