Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңгын куркынычсызлыгы хезмәте кисәтә

Коточкыч фаҗига: өч бала әниләре күз алдында янып үлгән [+фото]

Башкортстанның Балтач районы Комъязы авылындагы фаҗига 27 апрель иртәсендә килеп чыккан. 25 яшьлек әни кеше йокыдан торып, хуҗалык эшләре белән ишегалдына чыгып китә. Ире өйдә булмый, ә өч сабые йоклап кала.

Хуҗабикә ишегалдында кайнашканда, йортта ниндидер тавыш ишетелә. Шул арада тәрәзәдән кара төтен чыкканы күренә. Әни кеше дөньясын онытып йортка таба йөгерә. Әмма керә алмый - йорт эчен ут камап алган була. Ул тәрәзәгә дә барып карый, пыялаларын ватып, кулларын җәрәхәтләп бетерә, ләкин эчкә генә уза алмый.


Янгын сүндерүчеләр бик тиз килеп җитә, янгынны санаулы минутлар эчендә сүндерәләр. Ләкин балаларны гына коткара алмыйлар. Янгында 3, 5 һәм 7 яшьлек сабыйларның гомере өзелгән.

Беренчел фаразлар буенча янгын балаларның шуклыгы аркасында чыккан һәм алар ис газына агуланган, диелә. Тикшерү эше дәвам итә.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев