Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Районда беренче

Беренче булу өчен һәр эштә күп тир түгәргә туры килә. Спорт өлкәсендә дә ул шулай. Шушы көннәрдә гимназиянең 9 сыйныф укучысы Ильяс Шәрәфетдинов каратэчылар арасында районда беренчеләрдән булып спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде.

Районыбыз спорт сөючеләренә исеме яхшы ук таныш булган Ильяс Шәрәфетдинов спортның каратэ төре белән 5 яшеннән шөгыльләнә башлый. Ә ул чакларда алар төркемендә 30 дан артык бала йөри. Ә яхшы спортчы булу өчен сайлап алган төрдән генә түгел, башкаларын да үз итеп шөгыльләнергә кирәк. Ильяс та районыбызның спорт тормышында актив катнаша, хоккей, боксны аеруча үз итә. Хәтта, алар буенча район чемпионы да булды. Үзе сайлаган спорт төре буенча район беренчелегенә ул 3 нче сыйныфта җиңү яулый. Беренче разрядлы спортчы нормативын 5 нче сыйныфта укыганда үти. Шуннан соң аның туктаусыз киеренке ярышлары башлана да инде. Соңгы елларда гына Ильяс Шәрәфетдинов үз иптәшләре белән күп мәртәбәләр республика, аннары Брянск, Түбән Новгород, Чебоксар шәһәрләрендә Рәсәйкүләм бәйгеләрдә катнашып матур җиңүләр яулады. Аның иңендә 6 алтын, 6 көмеш, 18 бронза медаль бар. Инде менә 9 сыйныфны тәмамлаганда, аңа тагын бер олы җиңү елмайды. Республикабызның иң көчле 8 спортчысы арасында аның да исеме бар. Гимназиядә соңгы кыңгырау бәйрәме тантанасында Ильяска каратэ буенча районда беренче булып Рәсәй спорт мастерлыгына кандидат таныклыгы тапшырылды. Барлык сыйныфташлары, иптәшләре дә аны бу җиңүе белән котладылар. Соңгысы булмас әле ул, иншалла. Чөнки Ильяс Шәрәфетдинов 9 сыйныфны тәмамлагач Казан энергетика техникумына укырга керергә исәп итә. Ә анда егеткә зур спортта нык активлашырга мөмкинлек булачак. Олы уңышлары белән безне сөендерер әле ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев