29 май 2012 яңалыклары
-
Саубул, хуш, кадерле мәктәбем, Сиңа миннән мең-мең рәхмәтем...
Ак алъяпкычлы, чәчләренә ак бантлар куйган унберенче сыйныф кызлары, ак күлмәкле егетләр башлангычларга охшап калганнар. Шул ук дулкынлану, чәчәк бәйләмнәре, мәктәп, мөгаллимнәр... Бары тик буй-сыннар, йөзләрдәге җитдилек, түгелергә торган мөлдерәмә күз карашлары гына бүген башкача.
-
Районда беренче
Беренче булу өчен һәр эштә күп тир түгәргә туры килә. Спорт өлкәсендә дә ул шулай. Шушы көннәрдә гимназиянең 9 сыйныф укучысы Ильяс Шәрәфетдинов каратэчылар арасында районда беренчеләрдән булып спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде.
-
Якты киләчәккә юл
25 май көнне район мәктәпләрендә традицион "Соңгы кыңгырау" бәйрәмнәре узды. Чыгарылыш сыйныф укучылары туган мәктәпләре белән хушлаштылар, якты өметләр тулы олы тормыш юлына аяк бастылар. Балык бистәсе 2 нче мәктәбендә бу бәйрәм һәрвакыттагыча тантаналы рәвештә узды.