Казанның "Рубин" футболчылары Европа лигасының 4 нче турында "Казан Арена"да "Ливерпуль" командасына оттырды.
Көндәш команда җиңү китергән бердәнбер тупны икенче тайм башында кертте. Шунысын да әйтергә кирәк: "Казан Арена"да тамашачылар саны рекорд куйды - матчны карарга 41 585 кеше килгән иде.
Әлеге җиңелүдән соң "Рубин" төркемдә 4 нче урынга төшеп урнашты. Казанлыларның 2 генә очкосы бар.
Футбол. Европа лигасы. В төркеме. 4 нче тур. "Рубин" (Казан, Россия) - "Ливерпуль" (Англия) - 0:1 (0:0).Гол: 0:1 - Айб, 52.
"Рубин"ның составы: Рыжиков, Кверквелия, Камболов, Котуньо (Устинов, 81), Нәбиуллин, Георгиев, Кисляк (Әхмәтов, 70), Карлос Эдуардо (Оздоев, 46), Карадениз, Девич, Канунников.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50627
Нет комментариев