Районда һәр елны авыр тормыш ситуациясендә калган балаларның җәйге ялын оештыруга зур игътибар бирелә. Быел да бу мөһим мәсьәлә игътибар үзәгендә.
Район башкарма комитетының яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы урынбасары Наталья Хәмидуллина белән әңгәмәбез шул хакта.
- Наталья Константиновна, иң элек ачыклык кертик әле, нинди балалар авыр тормыш ситуациясендә калган дип санала?
- Әлеге категориягә уртача керемнәре Татарстанда билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булган гаиләдә тәрбияләнүче; социаль куркыныч хәлдә калган; мәктәп яшендәге инвалид балалар керә. Шулай ук социаль реабилитациягә мохтаҗ булган, махсус учреждениеләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар да авыр тормыш ситуациясендә калган булып исәпләнә.
- Мондый балаларга нинди лагерьлар, санаторияләр тәкъдим ителә?
- Мамадыш районының Берсут авылындагы "Надежда» балалар сәламәтләндерү лагерена 18 июльдән 7 августка кадәр-10, Чистайның "Раздолье» лагерена 25 июльдән 14 августка кадәр-3, Казан шәһәрендәге "Крутушка" санаториенда 3 августтан 23 августка кадәр-10, Кара диңгез буендагы «Олимпийские надежды» санатор- сәламәтләндерү лагерена 21 көнгә (Туапсе шәһәре) 5 юллама бар.
Моннан тыш укуда, үзешчән сәнгатьтә, спортта, җәмәгать эшләрендә үзләрен уңай яктан күрсәткән, төрле конкурс, олимпиада, ярышларда призер булган балаларны "Артек"ка юллама белән бүләкләү мөмкинлеге дә бар.
Сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар да, балаларны ял урынына алып бару һәм алып кайту да бушлай.
Тулырак мәгълүматлар алу өчен яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы урынбасары Наталья Хәмидуллинага мөрәҗәгать итегез. «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексы, 3 этаж. Телефон: 2-22-05.
Илгиз Җамалиев әзерләде.
Нет комментариев