7 июль 2016 яңалыклары
-
Данир Сабировның кызы чит илдән зур бүләк белән кайткан!
Юмор остасы Данир Сабиров гаиләсе белән Кипрдан ялдан кайтып төште. Билгеле булганча, Сабировларның 6 яшьлек олы кызлары Мәрьям нәфис гимнастика белән шөгыльләнә, төрле ярышларда катнашып дәрәҗәле урыннарга лаек була. Кипрда да Мәрьям тик ятмаган, осталыгын күрсәтеп бүләк откан!
-
Татарстанда җиләккә барган ир-ат аюдан чак качып котылган
Мамадыш районы еланнарга "бай" булуы белән генә түгел, соңгы елларда аюлар еш күренә торган район буларак та "таныла" башлады. Бу көннәрдә генә Уразбахты белән Дегетле авыллары арасында - халык җиләккә иң күп йөри торган урында, бер ир кеше аю күргән.
-
Елан чагулар ешайган
Инде май урталарыннан исәпләгәндә елан чагуның 30 очрагы теркәлгән.
-
Балыкбистәлеләрне күршеләр кунакка чакыралар
9 июль көнне Мамадыш районы Еникей Чишмә авылында «Исәнме Еникеәем» исеме астында авыл бәйрәме узачак.
-
Балык Бистәсе районында авыр тормыш ситуациясендә калган балаларның җәйге ялын оештыруга зур игътибар бирелә
Районда һәр елны авыр тормыш ситуациясендә калган балаларның җәйге ялын оештыруга зур игътибар бирелә. Быел да бу мөһим мәсьәлә игътибар үзәгендә.
-
“Ефәк юл-2016” Балык Бистәсе районы аша үтәчәк
10 июль көнне районыбызның дистәгә якын авыллары аша дөньяның 30 иленнән вәкилләр катнашында 11 нче Халыкара автомашиналар раллие үтәчәк.
-
Һәр карыштан гүзәллек ага (фотолар)
Матурлыкны һәр җирдән табарга була. Тик аны күрә белергә генә кирәк. Буш вакытларын яраткан шөгыленә багышлаган, иҗади шөгыльләнүче кешеләр районыбызда да шактый.
-
Социаль ярдәм кемгә тиеш?
Халыкны социаль яклау турындагы федераль законга 2005 елда үзгәрешләр кертелгәннән соң, социаль хезмәт күрсәтү буенча вәкаләтләр субьектларга тапшырылды, һәр төбәк үз мөмкинлекләреннән чыгып эшли башлады.
-
Йорт бер, карашлар төрле
Безнең йортта 80 фатир бар, олы бер авыл халкы яши инде.
-
Артистлар ничә көн ураза тоткан?
Бер ай буе милләттәшләребез, шул исәптән эстраданың кайбер популяр артистлары да ураза тотты. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларны кабул кылсын, рамазан ае савапларын күрергә язсын, Амин!
-
Динә Гарипованың хыялы чынга ашкан
«Голос» телепроектының беренче сезонында җиңүче, «Евровидение» финалисты, якташыбыз Динә Гарипова 8 июльдә "Беренче канал"да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган концертта беренче тапкыр композитор буларак чыгыш ясарга җыена.
-
Бүген 28 градуска кадәр җылыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 7 июльдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.