Билгеле булганча, 2017 елның гыйнвареннан Татарстан Республикасында "Өлкәннәрне гаиләгә тәрбиягә алу" пилот проекты старт ала. Аның асылы, төп максатлары турында район социаль яклау бүлеге житәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нурия Шакирова белән әңгәмә кордык.
-Нурия Абдулловна, балаларны гаиләгә алып тәрбияләү практикасы уңышлы гына эшләп килә, ә менә өлкәннәрне тәрбиягә алу ничек күзаллана?...
Билгеле булганча, 2017 елның гыйнвареннан Татарстан Республикасында "Өлкәннәрне гаиләгә тәрбиягә алу" пилот проекты старт ала. Аның асылы, төп максатлары турында район социаль яклау бүлеге житәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нурия Шакирова белән әңгәмә кордык.
-Нурия Абдулловна, балаларны гаиләгә алып тәрбияләү практикасы уңышлы гына эшләп килә, ә менә өлкәннәрне тәрбиягә алу ничек күзаллана?
-Өлкән кешене тәрбиягә алу-стационар формада социаль ярдәмгә мохтаҗ дип танылган өлкән яшьтәге кешенең лаеклы тормышын тәэмин итүнең бер формасы. Ул өлкән кешенең һәм социаль ярдәм күрсәтүченең бергәләп яшәвен, хуҗалык алып баруын күз алдында тота. Әмма алар якын туганнар булмаска тиешләр. Өлкән кеше өчен бу гаиләдә, йорт шартларында яшәү, төрле ярдәм алу, аралашу мөмкинлеге. Мондый гаиләгә өлкән яшьтәге (55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар) үз-үзен карарга сәләтле Татарстан Республикасы интернатларында, яки республика территориясендә ялгыз яшәүчеләр кабул ителәчәк.
-Мондый гаиләне кемнәр оештыра ала?
-Өлкән кешене үз гаиләләренә балигъ булган, эшкә сәләтле Татарстан Республикасында яшәүче 60 яшькә кадәр булган ир-атлар, 55 яшькә кадәр булган хатын-кызлар ала алалар. Ул беренче чиратта, бергә яшәү, тәрбияләү буенча бурычларны үтәргә сәләтле булырга, торак-көнкүреш шартлары буенча тиешле таләпләргә җавап бирергә тиеш.
-Төп шартлары, тәртипләре нидән гыйбарәт?
-Өлкән кешене тәрбиягә алу тәртибе, кирәкле документлар, таләпләр һәм башка оештыру мәсьәләләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә" пилот проектын тормышка ашыру турында"гы Карарында бәян ителгән. Алда әйткәнемчә, аерым таләпләр үтәлергә тиеш: торак мәйданы, яшәү минимумыннан ким булмаган материаль тәэмин ителгәнлек. Моннан тыш гаиләдә хроник характердагы авырулар, зарарлы бәйлелектән интегүчеләр, хөкем ителүчеләр булмаска тиеш.
Кандидат һәм өлкән кеше тору урынындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә килеп билгеләнгән формада бергәләп язылган гариза тапшыралар. Аннан соң комплекслы үзәк, "Материаль ярдәм күрсәтү буенча республика үзәге" дәүләт казна учреждениесе, өлкән яшьтәге гражданин һәм кандидат белән дүрт яклы килешү төзелә. Бер гаиләдә тәрбияләнүче өлкәннәр саны ике кешедән артмаска тиеш.
-Кандидатларны түләү мәсьәләсе дә кызыксындырыр дип уйлыйм.
-Әгәр ярдәмче үз гаиләсенә III группа инвалидны ала икән, аңа ай саен -4000, II группа инвалид өчен- 6000, I группа инвалидка 8000 сум акча түләнә. Моннан тыш өлкән кеше кеременең 75 проценты бирелә.
-Ә нинди очракларда гражданинга мондый гаилә оештырырга рөхсәт итмәскә мөмкиннәр?
-Әгәр бергәләп яшиячәк торакның гомуми мәйданы җирле үзидарә органнары билгеләгән нормадан, кандидатның һәм аның гаилә әгъзаларының уртача кереме яшәү минимумыннан ким булса, гаиләгә өлкән кешене алу рөхсәт ителми.
-Өлкән кешене тәрбиягә алырга теләге булган райондашларга кая мөрәҗәгать итәргә?
-Өлкән кешене тәрбиягә алуга бәйле барлык сораулар белән халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә-Балык Бистәсе, Завод урамы, 6 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өлкәннәрне, ялгызларны гаиләләренә алып бәхетле итәргә теләүче игелекле кешеләрне көтеп калабыз.
Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев