27 октябрь 2016 яңалыклары
-
Котлы Бүкәш мәктәбендә күңелле чара
Элек, без бәләкәй вакытта "джунгли чакыра" бәйгесен телевизордан гына карап белә идек. Соңгы вакытта ул тапшыруны күрсәтми башладылар. Ул бик күңелле була торган иде. Һәм узган атнада безнең мәктәптә дә "Уңыш бәйрәменә" багышланган "Дҗунгли чакыра" бәйгесе уздырырга булдылар.
-
Юләр мәхәббәт
Дөньяларны иңләп, күкләр күкрәтеп килгән болытның, файдасына караганда, зыяны күбрәк. Гөлдерәп килә дә, давыл уйнатып үтеп тә китә. Ул салган яраларны табигать озак дәвалый әле. Кайчак мәхәббәт тә шушы болытка охшаш. Яралары гына әрнеп кала.
-
Марс Искәндәров - Россия флотындагы беренче татар вице-адмиралы
Россия флотының беренче татар вице-адмиралы Марс Җамалетдин улы Искәндәров 1927 елның 27 октябрендә Казан шәһәрендә туган. 1943 елда Ленинградтан Омск өлкәсендәге Тара шәһәренә эвакуацияләнгән Ленинград махсус хәрби диңгез мәктәбенә укырга керә. Марс Искәндәров 1949 елдан башлап 1991 елга кадәр сугышчан хезмәт юлын тулысынча хәрби диңгез флоты белән бәйләгән. Гади курсанттан...
-
Туган җиргә җитми берни дә
Эх, җәй, ямьле җәй!.. Кай арада үтте дә китте.
-
Балык Бистэсендэ ярминкэ була
29 октябрь көнне район кулланучылары җәмгыятенең сәүдә нокталары янәшәсендә (элеккеге мәдәният йорты каршында) көзге ярминкә оештырыла. Анда районыбыз хуҗалыклары, оешма-предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре үзләре җитештергән продукция, көндәлек товарлар белән сату итәчәкләр. Ярминкә иртәнге сәгатьләрдән эшли башлаячак. Фото: ribnaya-sloboda.tatars
-
Балыкбистэлелэр, баланы нинди секция бирергэ?
Баланы нинди спорт секциясенә бирергә? Беренче карашка әллә ни катлаулы мәсьәлә түгел инде. Күпчелек ата- аналар балаларының үзләре яраткан спорт белән шөгыльләнүләрен телиләр. Үзләренең яшьлек хыялларын балаларында тормышка ашырырга омтылалар. Әмма без секцияне балабыз өчен сайлыйбыз бит. Димәк беренче чиратта, аның теләген, физик мөмкинлекләрен исәпкә алырга кирәк. Безнең районда балаларга...
-
Игелекле кешеләрне көтәбез
Билгеле булганча, 2017 елның гыйнвареннан Татарстан Республикасында "Өлкәннәрне гаиләгә тәрбиягә алу" пилот проекты старт ала. Аның асылы, төп максатлары турында район социаль яклау бүлеге житәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нурия Шакирова белән әңгәмә кордык. -Нурия Абдулловна, балаларны гаиләгә алып тәрбияләү практикасы уңышлы гына эшләп килә, ә менә өлкәннәрне тәрбиягә алу ничек күзаллана?...
-
Тапшыруда безнекеләр
"Татарстан-Яңа Гасыр" телевидениесе "Җырлыйк әле" тапшыруын янәдән кире кайтара. Яңа форматта чыккан тапшыруда тәүге кунакларының берсе итеп райондашыбыз Резидә Җәләлова чакырылган.
-
"Турыдан туры элемтә"дә район суды рәисе
Балык Бистәсе район суды рәисе Марс Наил улы Миндубаев 2016 елның 1 ноябреннән 30 ноябренә кадәр «Авыл офыклары» газетасы укучылары белән «Туры элемтә» үткәрәчәк. Сез үзегезнең җир, гаилә, торак закончалылыгы, балигъ булмаган балаларга кагылышлы һәм юридик яктан кызыксындырган башка күп төрле сорауларыгызны 884361-20-111 (район суды), 884361-23-187 (редакция) телефоннары аша юллый...
-
Авыл җаны белән яши
Авылларны мәктәп, мәдәният йорты, китапханәдән башка күз алдына да китереп булмас иде. Бер-берсенә бәйләнгән әлеге учреждениеләр авылның җаны дияр идем мин.
-
Өмет канатларында
Айгөл Галиева турында язарга алынуым очраклы рәвештә генә килеп чыкты. Ул редакциябезгә килгән дә, белдерүен бирергә йөри икән. Коллегаларым биреләсе белдерүнең эчтәлегеннән икеләнгән хәлдә клиентны миңа адреслаганнар булып чыкты. Сөйләшеп киттек, яшь кенә ханым үзенең җомга көннәрендә пенсия яшендәгеләрнең чәчен бушлай алырга теләге барлыгы турында газетабыз аша искәртергә уйлаган икән....
-
Юлларына бәхет яугыры
Октябрьнең соңгы якшәмбесендә автотранспорт хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Кайчандыр 100 дән артык эшче-хезмәткәрне берләштергән, 80 данәләп техникасы булган автотранспорт предприятиесендә хәзер нибары 35 кеше эшли, автобуслар саны дистәгә дә тулмый. Шуңа карамастан, район икътисадында әһәмиятле урын алып тора, үз алдындагы бурычларны уңышлы үти коллектив. -Бәйрәмебезне матур гына хезмәт...
-
Татарстанда һава торышы: атна ахырында буран көтелә
Татарстанда һава торышы: атна ахырында буран көтелә
-
Казан аквапаркында вафат булган кызның үлеменең сәбәбе ачыкланды
Бу атнада Түбән Новгородтан Казанга кунакка килгән 21 яшьлек кызның аквапаркта су коенганда вафат булуы турында язган идек инде. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, кызның кинәттән йөрәге туктаган. Яңа гына өйләнешкән пар "Ривьера" аквапаркында ял иткән. Су коенганда кыз үзен начар хис итә, йөзе зәңгәрләнә, тиз...
-
Сөембикә апа: «Булгария» теплоходы батасын алдан күрдем, әйттем. Кешеләр ышанмады. Аннан килеп еладылар…»
Аның белән Ходай мине һич көтмәгәндә таныштырды. Университетта бергә укыган группадаш кыз: «Лаешта шундый апа яши, барып, танышып кайт әле үзе белән. Бик эчкерсез, мөлаем ханым», - дип киңәш бирде. Мин озак уйлап тормыйча, Лаешка юл тоттым. Дөрестән дә, бик матур табигатьле җирдә яшәп ятучы дәвачы Сөембикә апа Гайнуллинаның өенә...