"Ана капиталының күпмедер өлешен көндәлек максатларда файдалану өчен алырга була икән дип ишеткән идем. Аның тәртибе ничек?
И. Иванова".
Газета укучыбызның бу соравына Пенсия фондының Балык Бистәсе районы идарәсе начальнигы Минзия Валеева җавап бирә:
-Әйе, 2015 елның 31 декабренә ана капиталы сертификаты алган, яки алачак гаиләләр, әгәр ана капиталының бөтен суммасын төп юнәлешләр буенча файдаланмаган булсалар, 20 000 сум күләмендә бер мәртәбә түләү алу хокукыннан файдалана алалар. Моның өчен 2016 елның 31 мартына кадәр Пенсия фонды идарәсенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Россия Федерациясе территориясендә яшәүче ана капиталы сертификатына ия булган һәркем сертификат алуга хокук биргән баланың кайчан тууына карамастан гариза бирә ала.
Гаризада СНИЛС номерын, ана капиталына сертификатның сериясе һәм номерын күрсәтергә кирәк. Шулай ук үзең белән шәхесне раслаучы документ, счет реквизитлары турында банк белешмәсе булырга тиеш. Ул счетка ике ай эчендә 20 000 сум яки сертификат иясе счетында калган сумма күчерелә. Бу сумманы гаилә көндәлек ихтыяҗларына файдалана ала.
Фото редакция архивыннан алынды.
Нет комментариев