Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

«Морж»лар салкыннан курыкмый-Фото

Кышын бәкедә су коенучы "морж"лар турында укып, ишеткәнем булса да, үз күзләрем белән күргәнем юк иде әле. Чулман буенда исә күптән түгел шул чынбарлык белән очраштым.

Урамда зәмһәрир гыйнвар салкыны. Әллә каян гына килеп чыккан кышкы җил бит, колак очларын чеметтерә. Ирексездән яканы күтәрәсең, куртка башлыкларын киеп куясың. Тәб. Чаллы авылыннан Илфат Сәлахиевны әнә шундый көндә очраттым мин.
-Су коенырга килдем әле,-диде ул, елгадагы бәкегә ымлап. -Һәр елны коенам, салкын суда тән үзенә күрә бер сихәт, рәхәтлек ала ул.
-Моның өчен чыныгырга, алдан ук үз-үзеңне хәзерләргә кирәктер инде?-димен гаҗәпләнүдән һәм суыктан куырылып.
-Мин яшь чагымнан ук урамда нинди генә һава торышы булса да берничә чиләк салкын су белән коенырга гадәтләндем. Һич арттырусыз әйтәм, кыш көне әле ул ничектер тәнгә җиңеллек тә өсти. Ашыгыч ара берәр җиргә китеп су белән чирканчык алалмый калсам, җанга нидер җитмәгән кебек,-ди ул ихластан елмаеп. -Бер тәмен белеп алгач, салкын су үзенә күрә уңай энергия бирүче чыганакка әйләнә. Салкын тиеп авырганым бик сирәк.
Кыска гына әңгәмәгә әнә шулай нокта куелды. Мин гаҗәпләнүдән шаккатып торганда, егетләрчә тиз генә өс киемен салган Илфат Сәлахиев ак кар өстеннән Чулманга атлый иде. "Морж" дими кем дисең инде мондый кешеләрне. Алар инде чыныккан. Бу аларның яшәү рәвеше. Тик моны һәркем булдыра алмый. Сәламәтлекне әлеге ысул белән саклау һәм ныгытуга алынучы кешеләр сирәк. Чөнки аның өчен зур түземлек, ихтыяр көче, аерым характер кирәк.
Фәрвәз Каюмова.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салкын