Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Балык Бистәсе табиблары: "Еланнардан сак булыгыз!"

Быелгы җәй айларында республикабыз территориясендә агулы еланнарның активлыгы күзәтелә. Безнең районыбызда елан чагуның 6 очрагы теркәлде. Масловка, Ямаш, Олы Әшнәк, Трой-Урай һәм район үзәгендә булган бу вакыйгалардән соң зыян күрүчеләр кичектерелмәс рәвештә район үзәк хастахәнәсенә китереләләр. Биредә бәлагә таручыларга үзвакытлы һәм дөрес итеп ярдәм күрсәтелде. Үлем очраклары теркәлмәде.

Агулы елан чакканнан соң, тешләү эзеннән һәм шешенүләрдән тыш түбәндәге билгеләр (симптомлар) барлыкка килергә мөмкин:
- Чаккан урынның кызышуы арта барып көчле авыртуга әйләнергә мөмкин;
- Ул урында тән тиресе кызгылт-зәңгәрсу төсмер ала;
- Чаккан урын тирәсе оеый башлый;
- Мускуллар хәлсезләнә;
- Артериаль басым кими, тән температурасы арта.
Елан чакканда беренче ярдәм
1. Тынычлык сакларга, каушамаска кирәк;
2. Ярадан агуны авыз белән суырып төкерергә. Моны беренче секундларда ук эшләргә кирәк һәм 15-20 минут дәвам итәргә.
3. Яраны йод яки башка төрле антисептик белән эшкәртергә;
4. Яра урынын бәйләргә;
5. Авыруны үзәк хастаханәнең авырулар кабул итү бүлегенә алып киләргә.
- Тешләнгән урыннан өске якка жгут салырга ярамый,
- Алкоголь кулланмаска.
Минсәрия Галиуллина,
район үзәк хастахәнәсе шәфкатъ туташы.
Фото: nibler.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев