Сәламәтлек һәм тирә-як мохит рубрикасы буенча яңалыклар
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда көчле яңгыр һәм яшен турында кисәтә
Бүген Татарстанда 18.00 сәгатьтән соң, 17 июньнең 18.00 сәгатенә кадәр, һава торышы бозылу фаразлана, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
-
ВИЧ-инфекцияле авыл кызы Гөлназ: “60 яшьлек әбиләр, яулыклы хатын-кызлар да бу чирне йоктыра” (видео)
Гөлназ 13 ел буе ВИЧ диагнозы белән яши. 22 яшендә бу куркыныч авыруны йоктырган кыз фикеренчә, ВИЧны наркоманнар, фахишәләр авыруы дип санау дөрес түгел. Бу авыруны йоктыргач, үзе кебек ВИЧ-инфекциялеләргә ярдәм итү фондында эшли башлаган кыз әйтүенчә, куркыныч диагноз хәтта 60-70 яшьлек кешеләр, яулыклы мөселман хатын-кызларына да еш куела.
-
Балык Бистәсендә кош гриппы карантины бетерелде
Татарстанның Нурлат, Ютазы һәм Балык Бистәсе районнарында һәм Дәрвишләр бистәсендә кош гриппы буенча карантин бетерелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле указга кул куйды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Салават Миңнеханов кайсы җиренә операция ясаткан?
Салават Миңнеханов Казанның бер клиникасында операция ясаткан. Хәлен белергә теләп үзенә шалтыраттык.
-
Нурлат һәм Чирмешәндә гарасат: "Өйне өермә туздырды, бүген кайда кунарбыз?!"
Бүген төштән соң Нурлатта көчле җил чыга. Иртәдән матур, кояшлы башланган көн секунд эчендә бозыла: күк йөзен кара болыт каплый. Ул да булмый, шыбырдап яңгыр яварга тотына. Аның артыннан ук боз коя башлый: бытбылдык йомыркасы зурлыгында!
-
Татарстанда еланнарның аеруча таралган районнары билгеле
Агулы елан елга-күл буйлары, агач күләгәсе кебек урыннарда һәм таш арасында качып ята.
-
Төнлә кырау төште: бакчачы Фарсель Зыятдинов үсемлекләрнең үсеш ноктасын тикшерергә киңәш итә
Кичтән салкынайтып җибәрсә дә, бакчачылар моның кадәрне үк көтмәгән иде булса кирәк. Бүген Татарстанда урыны-урыны белән кырау төшкән. Бу табигатьнең ничәнче шаяртуы, кырау китергән нәтиҗәләрне ничек бәяләргә? Танылган бакчачы Фарсель абый Зыятдинов белән шул хакта сөйләштек.
-
Балык Бистәсе районында боланнар үрчетеп, аларны сакларга алындылар
Узган атна ахырында Шомбыт авыл җирлегенең Степановка авылы биләмәсендә, районыбыз тарихында беренче мәртәбә, дистәләгән гектар мәйданда үстерелгән 11 боланны иреккә чыгару тантанасы булды.
-
Бүген төнен Балык Бистәсендә помидорларны өшетерлек салкын булды
Синоптиклар вәгьдә иткән салкын үз эшен башкарды.
-
Татарстан синоптиклары май азагына кадәр һава торышына фаразларын җиткерде
Язның соңгы көннәрендә яшенле яңгыр, кырау төшү ихтималы бар.
-
Тузганак чәчәгеннән бал әзерлибез
200 г чәчәкнең чәчәк төбен өзеп ташларга. Салкын су белән юарга һәм 1,5 литр кайнар су коярга. Томалап, тәүлек буе төнәтергә. Аннан сөзеп, төнәтмәгә 2 лимон согы һәм 1,5 кг шикәр комы өстәргә һәм болгата-болгата куерганчы кайнатырга. Сиропны җылы килеш банкаларга тутырырга. Тузганак балы ашкайнату системасы бозылганда файдалы. Тузганактан ясалган...
-
Гыйбрәтле язмышлар, яки ЭКО ясату...
Күңелебез белән әниләр көненә әзерләнеп йөргән мәлебез. Ноябрьнең соңгы якшәмбесенә һәркем үзенчә план кора: әнине котларга, чәчәк һәм күчтәнәчләр белән сөендерергә, концерт-театрга, ресторан-кафега алып барырга... Безне дөньяга тудыручыларны көн дә хөрмәткә төрсәк тә аз булыр иде анысы.
-
Балык Бистәсе районы үзәк хастахәнәсе баш табибы хөкүмәтебез бүләгенә ия булды
Озак еллар дәвамындагы намуслы хезмәте һәм халык сәламәтлеген саклаудагы казанышлары өчен районыбызның баш табибы Мансур Китаев Татарстан Республикасы Премьер-Министры Алексей Песошинның Рәхмәт Хатына лаек булды.
-
Балык Бистәсендә кар явачакмы
Тиздән кабат кар явачак икән, дигән хәбәр таралды.
-
Быел җылы җәйгә өмет бармы? (белгечләр фаразы)
Быел яз иртә килә дип, җылы көннәрне көтә-көтә инде май төгәлләнеп килә. Тик әле табигать безне сөендерергә һич тә ашыкмый. Пәлтәләрне салып атып, җәйге күлмәкләргә кайчан күчәрбез инде дигән сорау күпләрне борчыйдыр... Аннан да бигрәк, җәйнең нинди булачагы хакында баш вата күпләр.