Күңел бушануы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кая китте ир хакы? (булган хәл)
- Армиядән кайтып өч ай йөрде дә, өйләнде минем кече малай. Үгет-нәсыйхәтне ишетерлек түгел, күзе-башы тәмам тонган иде. Һәрнәрсәдә безнең белән киңәш-табыш итә, борчу-шатлыклары белән уртаклаша торган улыбызны алыштырып куйдылармыни! Сәбәбе нәрсәдәме? Башта татар кызы белән дуслашуы, өйләнергә нияте барлыгын әйтте - әтисе белән катнаш гаиләнең бик тә четерекле икәнлеген...
-
Дөньяны хатыннар тота! (булган хәл)
Башкаларныкы шикелле булмасын дип, апрельнең 12сендә өйләнештек без. Әле кичә генә шикелле иде, бүген әйләнеп карыйм да, исем-акылым китә - шул көннән утыз ике ел гомер узып киткән икән инде!
-
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова: "Җимешләрең тәмен тою - үзе оҗмах!"
Акыллы, уңган, тырыш, төпле киңәш бирүче әбием булуына сөенеп туя алмыйм. Ул тыл ветераны.
-
Гүзәл Хәбибуллина: "Теләп алган ярам"
Әллә артык яратканга, Кадерләрем булмады. (Р. Вәлиева)
-
Ирләргә кешнәп торучы кәнтәйләр кирәк
Бар иде безнең дә чәчәк кебек яшь чаклар. Ирем белән яратышып кавыштык, казыксыз җиргә казык кагып, яңа тормыш башлап җибәрдек. Барлык табышны өй җиткерүгә тоту, ике бала тәрбияләп үстерү, хезмәттә алдынгы булырга тырышу бөтен җегәрне суырды, күзгә ак-кара күренми башлады.
-
Мин бит синсез торалмам (хикәя)
Яңа ел өстәленә азык-төлекләр алырга, дип, Ниязның ялын туры китереп, район үзәгенә барырга ниятләде Лилия. Анда баргач, барысына күз төшә инде ул. Акчасын да, вакытын да кызганмады Лилия. Күңеле ни теләсә, күзе ни күрсә, шуны алды. Акчага кытлык кичергәннәре юк әле анысы, Аллага шөкер.
-
Юныс батыр-очерк
Котычкыч буранлы төн. Юныс рульне бар көченә тоткан, юлга гармунь күрекләре булып буралган кар өемнәре машинаны әле бер якка, әле икенче якка сөйрәп ала.
-
Кайтулар булмас инде
Инде 55 елдан артык күңелдә, йөрәктә бер җылы хис булып уелып калган һәм минем беренче мәхәббәтем дип аталган бу яшьлек истәлегем бүген дә күз алдында, һаман да хәтердә саклана.
-
Әкияткә тиң еллар
Ял көннәре кичләр, көндәлек эш-мәшәкатьләреннән бер кат арынгач, "Мульт" каналын карап үтә безнең.
-
Кичер мине, әнкәй
Иртәдән куңелсез төш күреп уянды бүген Алинә.
-
Гарасат
(Гарифулла Шәйдуллин көндәлегеннән язмалар дәвамы).
-
Төймә генә димә син!
Быел җәй улыма велосипед алдык. Ел саен алып йөреп булмас, диеп, әзрәк дәүрәкне сайладык.
-
Кадер (хикәя)
Шалтыр-шолтыр чиләкләр шалтыравына, шап-шоп итеп ишекләр ябылуына куркып уянып китте Нәфисә. "И, Аллам, йоклап кала язганбыз бит",-диеп хафаланып, тиз-тиз генә киенде дә, бүлмәсеннән чыкты.
-
Кырылды гына халык
(Гарифулла Шәйдуллинның көндәлек язмаларының дәвамы)
-
Гарифулла кетекләре (Гарифулла Шәйдуллин көндәлегеннән)
Гарифулла Шәйдуллин көндәлеген барлаганда нинди генә кызыклы язмаларга, темаларга, авыл яшәешенә кагылышлы көлкеле-мәзәк вакыйгаларга юлыгасың. Ә язмаларның бүгенге дәвамында без аның көндәлегендә урын алган юморга урын бирәячәкбез. Алар шулай ук янәшәдәгеләр белән булган хәлләргә таянып каләм очына төшкән булгандыр. Аларда да тәрбияви аһәң һәрдаим үзен сиздереп тора. Укыйк, җилләник, хушланыйк,...