Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Гарифулла кетекләре (Гарифулла Шәйдуллин көндәлегеннән)

Гарифулла Шәйдуллин көндәлеген барлаганда нинди генә кызыклы язмаларга, темаларга, авыл яшәешенә кагылышлы көлкеле-мәзәк вакыйгаларга юлыгасың. Ә язмаларның бүгенге дәвамында без аның көндәлегендә урын алган юморга урын бирәячәкбез. Алар шулай ук янәшәдәгеләр белән булган хәлләргә таянып каләм очына төшкән булгандыр. Аларда да тәрбияви аһәң һәрдаим үзен сиздереп тора. Укыйк, җилләник, хушланыйк,...

Миңа сүз сөйләмәгез
Ибраһим абыйның бер гадәте бар иде. Ул нинди генә сер итеп әйтелгән сүзне дә башка берәүгә әйтмичә кала алмый торган иде. Шуңа күрә ул алдан ук:
-Миңа сер сөйләмәгез. Мин аны барыбер кемгә булса да сөйләми кала алмыйм,-дип әйтеп куя торган иде.
Мөшкел хәл
М. абыйга рамазан аеның соңгы көннәрендә хатыны әледән әле үпкә сүзләрен такылдый :
-Ичмасам Гарәфә кичләрен берәр көн ураза тотар идең, олы-карыдан, күрше-күләннән оят бит. Яшең 60 тан узганга күпме, шәриф-рамазан аеның бар икәнен дә белмисең. Син генә инде бигрәк. Менә үлмим бит әле, уразаның башыннан бирле шөкер, бер көн калдырганым юк. Ходай кабул итә генә күрсен.
Күп сөйләргә яратмауы, ләкин кирәген генә әйтеп бирә белүе белән тирә-юньдә билгеле бер кешегә әйләнгән М. абзый ниһаять хатынының бу колак ите ашауына түзә алмады.
"-Бер көн, кая килеп, кая китмәгән,-дип уйлады ул-авырып та уза. Кая әле күңеле булсын". Шулай диде дә карт хатыны белән сшхәр ашап уразага керде. Малай вакытта, әле әти-әнисе исән вакытта , М. абзыйның мондый рәхәтне татыганы бар иде инде. Исенә шул чаклар да төште аның.
... Бу көннең М. абзый өчен ничек узганын аңлату өчен бик оста психолог һәм язучы булырга кирәк. Анысы бездән була торган эш түгел.
Түзде, нәрсә булса да сер бирмәде, М. абзый. Менә көн дә кичкә авышты. Хатыны мич тирәсендә кайнаша башлады. Карыны ачудан күзләре әлҗе-милҗе килә башлаган М. абзый хатыны янына килеп хәлсез бер тавыш белән:
-Нәрсә эшлисең?
-Менә кыстыбый пешерәм.
-Ник пешерәсең аны?
-Менә, юләр, авыз ачуына , дим.
-Кирәкми, маташма. Минем авыз ачылмый торган булып карышты инде. Мин аны барыбер ашый алмаячакмын. Үлеп барам ахры, бәхил бул!
М. абзыйның хәле чыннан да мөшкел иде.
Әчемәсәдәме?
Г. бабай умартачылыкта эшли иде. Улы аның янына атнага бер мәртәбә атасына су менгерә торган була. Кайвакытларда Г. бабайның әчегән балы да була торган иде. Мондый вакытларда Т. абый кирәксә-кирәкмәсә дә әтисе янына менәргә атлыгып тора. Бүген дә шулай булды. Чүнник янына җитүгә, атын туктатты да ул:
-Әссәләмәгаләйкөм, әти,- дип кычкырды.
-Әчемәсәдәме?,-дигән тавыш ишетелде.
Г. бабай шалаш эченнән үк улының ниятен белә иде.
Бу да үгет
Әбиләре оныкларына:
-Укыгыз, балалар. Әнә атагыз 7 класс бетергәч хром ботинка кия дә мәктәпкә китә, әниегез 4 класс кына бетергәч, сәнәген күтәрә дә тирес түгәргә төшеп китә.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көндәлек