Безгә язалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Өлешеңә тигән көмешең
Кыз урлау-борынгы йола. Ул ата-ана рөхсәтеннән башка эшләнелгән. Урланган кыз егет өендә кунса, аңа бүтән ир-егетләр инде карамаган. Нәтиҗәдә, кыз, тешен кысып булса да, үзен урлаучыга кияүгә чыгарга мәҗбүр булган. Кайбер чыганакларда язылганча, татарларда тол хатыннарга, таныш түгел хатын-кызларга тимәгәннәр. Бары тик күнелгә хуш килгән таныш чибәркәйне генә әләктереп качканнар....
-
Хуш, мәктәп, үз күрден...
Кыңгыраулы мәктәп еллары-күңелдә кала торган иң шатлыклы мизгелләрнең берсе.Тиздән укытучыларыбыз, мәктәбебез белән хушлашыр вакыт килеп җитәчәк һәм безнең яраткан укытучыларыбызга рәхмәт сүзләре әйтәсебез килә. Укытучы-катлаулы да, мактаулы да, шул ук вакытта кирәкле дә һөнәр. Укытучы булыр өчен табигать биргән зирәклек, сабырлык, сәләт кирәк. Бу һөнәр ияләре укучыларны яратырга, аларны олы...
-
Шушы яктан, шушы туфрактан без...
Күпме вакыттан соң авылга янәдән җан сулышы өрелде. Яңа ачылган Мәдәният йорты гөрләп эшли башлады. Авылыбыздан чыккан шәхесләрне барлап, очрашу оештыру уебызда бар иде инде. Күптән түгел әнә шуны чынга ашырып "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип аталган кичә узды. Иң элек Бикчурай башлангыч мәктәбе укытучысы Рәхидә Габдрахманова авылыбыз тарихы...
-
Чишмә дә,күңелләр дә сафланды
Узган ел газетабызның сентябрь ае санында "Чишмәләр җыры тынмасын..." дип исемләнгән язмам басылып чыккан иде. Хәтерләсәгез, әлеге язмада Юлсубино (Балтач) авылындагы иң тәмле сулы Закир бабай чишмәсенең ташландык, аяныч хәлдә булуын тасвирлаган идем. Шул чишмәгә җан өрү максатыннан, авылдашлар белән 1 майда чишмә янында җыйналдык. Билгеле, бу эшкә әзерлек бер...
-
Фикерләр яссылыгында
Мультфильм ни дәрәҗәдә файдалы? Бүгенге көндә телевидениеның кеше белән идарә итү чарасы икәнлеген беркем дә инкарь итә алмый. Ул бигрәк тә баланың әле формалаша гына башлаган психикасына нык йогынты ясый. Мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен төп тәрбия чарасы булып мультфильмнар тора. Бүгенге көндә аларның ниндиләре генә юк. Хәзерге мультфильмнар, аларның балага...
-
Һәр көннәре энә өстендә
30 апрель көнне Рәсәйдә янгын сагы оешуына 365 ел тула. Шул уңайдан хәбәрчебез район янгын сагы башлыгы эчке служба подполковнигы Валерий Ветелкинга берничә сорау белән мөрәҗәгать итте. -Валерий Иванович, районыбыз янгын сүндерүчеләре эшчәнлеге белән таныштырсагыз иде? Аларга урыннарга бик еш чыгарга туры киләме, янгын сүндерү техникалары җитешәме? -Торак пунктларда янгын...
-
Чокырлар ямалачак
Районыбыз биләмәсе аша бүген берничә эре автомобиль трассалары үтә. "Татавтодор" ның район филиалы хезмәткәрләре бүген районыбыз эчендә 301 километр юлны үз контрольлекләрендә тоталар. Бу көннәрдә алар юлларда хасил булган 1,5 мең квадрат метр чокырларны ямау эшенә керешәчәк. фото yandex.ru
-
Балтачлылар башлангычы
Районыбызның Балтач (Юлсубино) халкы 1 май бәйрәмендә авылдагы Закир бабай чишмәсен төзекләндерү өмәсен игълан иткән. Бу хакта авылның социаль челтәренә дә мәгълүмат эленгән.
-
Сезон ябылды, әмма озакка түгел
Районыбызның "Круг" җәмгыяте балыкчылары кышкы сезонны уңышлы төгәлләде.
-
Музейга бүләк
Күгәрчен авылы тарихын язган Гомәр ага Әгъзәмовны белмәүчеләр Балык бистәсе төбәгендә сирәктер. Гомер буе туган авылында балаларга белем бирде ул. Вафатыннан соң да күркәм олуг хезмәте - кулъязма тарихы калды. Гомәр аганың уллары әтиләре туплаган бу бай материалны якташлары Нурулла Гарифка тәкъдим итәләр. Һәм быел Гомәр Әгъзәмовның "Күгәрчен авылы тарихы"...
-
Янгында кеше гомере өзелде
Бүген Масловка авылында ике катлы йорттагы бер бүлмәле фатирда янгын чыга. Анда 65 яшьлек хатын-кыз сөрем газына агуланып үлә. Янгынчылар фаразлавынча, тәртипсез тормыш алып баручы бу хатын салмыш хәлдә урын өстендә тәмәке тарткан,төпчеге төшеп янгын чыгарган. Кызганычка каршы, районда моңа охшаш вакыйга булган иде инде. Гыйнвар аенда гына Югары Тегермәнлек...
-
Апрельне каршылап
Кече Әшнәк клубында 1 апрель-Халыкара кошлар көне уңаеннан "Кошлар-безнең дусларыбыз" дигән викторина булды. Укучылар кошлар турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, кроссворд чиштеләр. Шулай ук көлке көне уңаеннан, мәзәкләр сөйләнде. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Һәр буынның үз җыры
Без-өлкән буын вәкилләре башыннан үткәнне бүгенге яшьләребез күз алдына да китерә алмыйлар. Әмма яшьлек кешенең иң матур, күңелле вакыты. Без дә ул елларны еш хәтердә яңартабыз. Авылдан алты кыз һәрвакыт бер-беребезгә булышып, ярдәмләшеп яшәдек. Урман кисәргә дә бардык, юл өзеге чорында чана тартып чәчүлек орлык та ташыдык, болында печән дә...
-
Балык бистәсендә - Чулман буенда...
Һәвәскәр балыкчыларны һава торышы куркытмый инде: көзге ачы җилләрдә дә, кышкы зәмһәрир салкыннарда да елгага ашыга алар. Бүген иртән үзем дә балыкчылар агымына кушыласы булдым. Кайнар чәйне термоска салып, кирәк-яракларны рюкзакка алып, үзебезнең Чулманга юл тоттым. Бик иртәнгә санап сәгать 6.30 да кузгалсам да, мин килгәндә инде Чулманны балыкчылар сырып...
-
“Әфганстан–йөрәк ярам”
Балыклы Чүкәй авылы китапханәсендә һәр елның февраль урталарында әфганчы ветераннар белән очрашу уза. Әле шушы көннәрдә генә китапханәче Индира апа Илалова укучылар белән " Әфганстан-йөрәк ярам" исемле истәлекле кичә үткәрде. Туганым Малик абый Хәйруллин да Әфганстанда хезмәт иткән. Шушы кичәдән соң үземә дә кинәт: "Ни өчен йөрәк ярасы соң?"- дигән...