Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
Общество

”Казан утлары” китапханәсеннән

сериясендә Фирдүс Гыймалтдиновның «Үлемнән бер адым алдарак» повесте кергән 29 нчы китап сатуга чыкты. Китапларны барлык маркетплейсларда һәм район газеталарының редакцияләрендә сатып алып була.

Танылган язучы Фирдүс Гыймалтдиновның бу китапка кергән повестенда махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булган Илнур Хәертдиновның сугышчан юлы тасвирлана. Илнур үзенең дөньяга карашы, кылган гамәлләре, уй-фикерләре белән үз буыны яугирләренең типик образын гәүдәләндерә. Автор үзенең повестенда укучыларын зур сәяси вакыйгаларның гади кеше тормышына йогынтысы турында фәлсәфи уйлануларга чакыра.

Повесть Татарстан Язучылар берлегенең «Каһарманнар дәвере» проекты кысаларында язылды.

 

«Йөк машиналарының берсенә Илнурның “Урал”ын да менгезделәр. Канлы бәрелешләрдә сыналган тимер дусны калдыру турында сүз дә юк иде. Ул инде яу кырының алгы сызыгыннан йөзләгән яралыны алып чыгарга өлгерде. Фаза үзе дә батальонда легендага әйләнеп китте. Алгы сызыкта яраланган һәрбер “өчйөзенче” яхшы белә – “Урал” тавышы ишетелә икән, димәк, аны һичшиксез коткарачаклар. Чөнки бу – Фаза иярләгән матай. Ә аның әле беркайчан да сынатканы юк...»

Фирдүс Гыймалтдинов «Үлемнән бер адым алдарак»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса