" Эш-гамәлләрең  күңелеңә  рәхәтлек бирсә, менә шул бәхет" ,- ди Балык Бистәсе районы Масловка авылыннан Гөлсинә  Шаһивәлиева
Мәгариф

" Эш-гамәлләрең күңелеңә рәхәтлек бирсә, менә шул бәхет" ,- ди Балык Бистәсе районы Масловка авылыннан Гөлсинә Шаһивәлиева

Көзгедәй ялтырап яткан такыр юлдан авылыбызның аргы урамына таба атлыйм. Алтын көзнең иң матур көнедер бүген. Әйтерсең лә табигать бәйрәм икәнен белеп алдан хәзерләнгән. Каенлыкта алтын тәңкәләр тагын да арткан, миләш-баланнар куе кызгылт төскә кергән. Ике урамны тоташтырган күпер янындагы камышлы күлдә кояш нурлары җем-җем ялтырый. Бигрәк матур инде безнең...

Көзгедәй ялтырап яткан такыр юлдан авылыбызның аргы урамына таба атлыйм. Алтын көзнең иң матур көнедер бүген. Әйтерсең лә табигать бәйрәм икәнен белеп алдан хәзерләнгән. Каенлыкта алтын тәңкәләр тагын да арткан, миләш-баланнар куе кызгылт төскә кергән. Ике урамны тоташтырган күпер янындагы камышлы күлдә кояш нурлары җем-җем ялтырый. Бигрәк матур инде безнең авыл! Ә бүген ул аеруча үзенчәлекле, чын бәйрәмчә. Актаныш якларыннан килеп, Масловка авылын үз итеп, яратып яшәүче хөрмәтле остазым Гөлсинә Шаһивәлиеваның гомер бәйрәмен хуплый сыман.
Мин кергәндә Гөлсинә апа тормыш иптәше Зиннур абый белән бакчаларындагы көзге муллыкны җыеп йөриләр иде. Укытучылар көне белән тәбрикләп, кулымдагы гөлләмәне сузгач: " Син инде минем ак чәчәкләр яратканымны беләсең һәм синең үзеңә дә ак бәхетләр телим",- дип балкып елмайды Гөлсинә апа. Аңа кушылып, бакчасындагы чәчәкләр дә елмаялар кебек тоелды. Ә анда нинди генә чәчәкләр юк! Зур таҗлы ак дәлияләр аеруча матурлар!
- Ак хризантемаларны мин өмет чәчәкләре дип йөртәм. Алар яхшы кешеләрнең күңелләре кебек ,- диде ул, бүләк чәчәкләргә сокланып.
Гөлсинә апа җырларда җырланган ямьле Агыйдел белән Чулман елгасы кушылып аккан, Татарстанның урманнарга бай, матур табигатьле Актаныш якларында туып үскән кыз. Арча педагогия көллиятен тәмамлагач, Кама Тамагы районы Олы Салтык мәктәбенә рус теле укытучысы итеп билгелиләр аны. Бер елдан күрше Яңасала авылына башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп күчерәләр.
-Башлангыч сыйныфларда ике укытучы гына идек, аз комплектлы мәктәп. Өч сыйныфны бергә укыткан чаклар да булды. Иртәнге сигездән кичке җиделәргә кадәр дәрес бирәсең, аннары, төн буе утырып, өч сыйныфка 12-15 әр план язасың. Пионервожатый, китапханәче эшләрен өстәмә йөк итеп кенә бирәләр иде яшь белгечләргә. Шуның өстенә авыл яшьләре белән политукулар, комсомол эшләре, бәйрәм саен концерт-спектакльләр кую дисеңме... Яшьлек, барысына да өлгергәнбез. Эх, йөгереп кенә кайтасы иде шул чакларга,-дип яшьлек елларын хәтерендә яңартты ул.
1978 нче елда Зиннур абый белән гаилә корып җибәрәләр. Бергә яшәүләренә тиздән 38 ел. Бер малай белән бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Балаларның икесе дә әниләре юлын сайлады. Айнур - физик тәрбия, Айгөл инглиз теле укытучысы белгечлеге алды.
1993 нче елда, Гөлсинә апа педагогия институтын тәмамлагач, алар гаиләләре белән Масловка авылына күченеп киләләр. Республикада җиләк- җимешләр үстерү белән дан алган авыл. Юллары яхшы, Казан якын, белгечләргә фатирлар да бирәләр. Зиннур абый терлекчелеккә, Гөлсинә апа мәктәпкә эшкә урнаша.
Беренче эш көнендә үк ук уртак тел таптык без Гөлсинә Нәсимовна белән. Квартиралары да күрше подъезда гына булып чыкты. Мәктәптә дә бергә, өйгә кайткач та еш аралаштык: шатлыгы да, кайгысы да бергә дигәндәй, гел ярдәмләшеп яшәдек.
Татар телен укытуга игътибар итә башлаган гына еллар иде әле. Укучыларда татар теленә карата мәхәббәт уяту өчен шактый тырышырга туры килде ул чакларда. Татар сыйныфлары җыю өчен ата-аналар белән кат-кат очрашып, өйләренә барып аңлату эшләре үткәрә идек. Милли эшләр буенча директор урынбасары буларак, Гөлсинә апа Шаһивәлиева бу эшләрнең уртасында кайнады. Дәресләрдә халкыбызның рухын, тел байлыкларын чагылдыручы төрле алымнар, халык авыз иҗатын кулланып эшләде. Ел саен ул әзерли һәм үткәрә торган "Нәүрүз", "Татар халык җырлары"конкурслары, "Көлке көне" кичәләрен барыбыз да көтеп ала торган идек. Бер җөмлә белән әйткәндә, үз эшенең фидакаре, талантлы укытучы, тәрбияче иде ул.
- Әгәр яшьлеккә кире кайтып, һөнәр сайлау мөмкинлеге булса, нинди һөнәр сайлар идегез?- дип, көтелмәгән сорау бирәм. Ул да:
-Һәр заманның үз таләбе. Хәзер авыручылар күп, табиблар кирәк. Табиб һөнәрен сайлар идем,- дип көтелмәгәнчәрәк җавап кайтара.
- Сезнең ак төсләр яратканны, тегәргә осталыкны, бакчада күңел биреп эшләүне, тәмле ризыклар пешерүне, гомумән, эш сөюегезне беләбез. Ә нәрсә яратмыйсыз, сер итеп кенә әйтегез әле?- дим.
- Шөгыль таба алмыйча йөргән ялкау кешеләрне,- ди ул, елмаеп. -Эшне яратып, тәмен тоеп башкарганда, бәхет китерә, рәхәтлек бирә ул.
- Бер дә эшсез тормыйсыз, алайса сез иң бәхетле кеше инде,-дим, шаяртып.
-Әйе! Бәхетне кем ничек аңлый бит. Кайбер кеше өчен эш күп булу зур мәшәкать. Ә минемчә, көнгә әллә ничә тапкыр бәхетле булырга мөмкин. Шул мизгелне тоя, шатлана белергә генә кирәк. Эш-гамәлләрең күңелеңә рәхәтлек бирсә, менә шул бәхет була,- ди ул. Аннары шигырь юллары белән дәвам итә:
Нинди була бәхет?
Ничек яшәү дөрес?
Гомер буе кеше баш вата
Дөнья матур, яшәү -
Гүзәл бер гамь,
Ясамасаң әгәр зур хата!
Хезмәттәшем, киңәшчем Гөлсинә апа белән урамга чыгабыз. Капка төпләре ямь-яшел, хәтфәдәй чирәмдә үрдәк-тавыклары чемченеп йөри. Өй каршында үскән миләш агачының җимешләре кояш нурларында коена. Бөтен җирдә матурлык, хозурлык.
- Үз өегезне төзеп яшәргә хыяллана идегез, максатыгызга ирештегез инде, - дим.
- Балалар бик булыштылар, аларның тырышлыгы нәтиҗәсе инде бу,- ди, Гөлсинә апа, сөенеп.
Әйе, алма агачыннан ерак төшми, диләр. Балалары бик мәрхәмәтле шул. Аларның кадер-хөрмәтен тоеп яшиләр. Тигезлек белән озын-озак рәхәт гомер кичерергә язсын, ак күңелле остазыма.
Равия Мингалиева,
Масловка урта мәктәбе укытучысы.

Нет комментариев