Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсе гимназиясендә туган телгә багышланган чара узды

     Әлеге язмамны  якташ шагыйребез – Равил Фәйзуллинның “Туган тел турында бер шигыре”ннән алынган  юллар белән  башлыйсым килде. Буыннар чылбыры ныклыгын кеше бары тик туган телендә аралашып кына ныгыта , рухи яктан  камилләшә  барып , күңел байлыгын үзенә сеңдерә , киләчәккә җиткерә ала.

Киләчәкнең башы - бүгенгедә...

Күп телләрне белү - яхшы шөгыль,

туган телең үги калмаса.

Җанын салып әйткән әткәң сүзен

синең аша балаң аңласа.

Мәгълүм: дөнья көтү, заман өчен

файдалырак телләр бары да...

Тик шунсы хак: фәкать туган телдә

иман иңә кеше җанына!

Киләчәкнең башы - бүгенгедә...
 

Ә бүгенге көн укучысына  телгә кызыксыну, ярату хисе тәрбияләү эшендә күпме көч, күпме эзләнү сарыф ителә. Төрле яктан укучыларны аңлы рәвештә , көн таләпләренә туры килерлек итеп,телебезнең бай, матур, гүзәл, тапкыр, могҗизалы, җор, тирән фикерле, җегәрле булуын тоемлауны тудыру –татар теле һәм әдәбияты укытучыларының мөһим бурычларының берсе булып тора.

Балык Бистәсе 1нче гимназиясендә дә татар теле һәм әдәбияты укытучылары үз эшләренең осталары дип әйтәсем килә,чөнки заманында  Гәрәева Гөлсинә Хатыйп кызы,  Әлфия апа Әшрәпова,  Венера Җиһаншина кебек остазларыбыз янәшәсендә күпме тәҗрибә тупланган,алардан үгет-нәсыйхәт тыңланган. Татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында әлеге олпат затларыбыз белән  очрашу үтте. Күпме хатирәләр, бергә үтелгән хезмәт юлы барланды.Әлеге атналык  15-22  нче февральгә кадәр дәвам итте. Гимназиябездә үзгә бер серлелек сизелә иде ул көннәрдә. Талгын гына көй агыла, күңелне әйтеп бетергесез  ниндидер бер тынычлык, якынлык биләп ала: стенада якташ язучыларыбыз, шагыйрьләребез, артистларыбыз,татар мәдәнияте  турында презентацияләрне дә карарга мөмкин иде. Ә тәнәфесләрдә оештырылган уеннар укучыларга  аеруча да ошады .Татар халык уеннарын үз итте балалар. ,,Яулык салыш”, ,,Сәлим –Сәлимә”,  ,,Йөзек салыш”, “Чума үрдәк, чума каз” кебек уеннарда катнашкан укучылардан залларга алма төшәр урын да юк иде, ә татар халык биюенә укучылар биегәннән идәннәр көлеп торды,әйтерсең лә  биючеләр чыгыш ясыймыни?! Укучыларыбыз сәхнә телен дә чарладылар. Алар тарафыннан уйналынган образлар, геройлар искитмәле иде.  Шулай ук милли йортның эчке күренешен сурәтләгән  җанлы күргәзмә дә оештырылды.Монда укучыларга  түбәтәйләр, калфаклар киеп, чигелгән мендәрләр, талдан үрелгән бишекләр янәшәсендә фотога  төшү мөмкинчелеге  дә тудырылды. Болар арасында тагын бер кызык экспонат, ул – чабата . Аның мунчаладан үрелүен , аяк киеме икәнен балалар бик тиз төшенделәр. Татар өйләрен самоварсыз да күз алдына китереп булмый, милли йортның бер почмагында җиз самовар кунак чакырып җырлап утыра. Ә бишек янәшәсендә рәхәтләнеп кызларбыз  ,,Бишек  җыры”н  җырладылар, әкиятләр укыдылар.Укучыларыбыз матур әдәбиятка да битараф түгел, аеруча да шигърияткә тартыла алар.  Муса Җәлил,  Гөлнур Архипова -Әхмәдуллина иҗатларына багышланган дәресләр аеруча бер җанлылык, җылылык белән үтте. Атналык беткәч, укучыларга Мактау кәгазьләре тапшырылды. Ә чыгарылыш  класс укучыларының : “Көчле мәгънәгә ия , эчтәлекле, күңелдә хатирәләр калдыра алырлык атналык булды бу! ” - дип әйткән, җан авазыннан чыккан  сүзләре  безгә  тагын да дәртләнебрәк, иҗадирак  эшләргә этәргеч бирә.

Укытучы укучы бердәмлеге булганда гына, һичшиксез,  киләчәкнең башы – бүгенгедә дип әйтә алабыз.

 

Энҗе   Галиуллина,

Балык Бистәсе

 1нче гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса