28 февраль 2019 яңалыклары
-
Балык Бистәсендә волонтерларны өйрәттеләр
Бүген районның халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә цифрлы эфир телетапшыруларын кабул итү өчен җиһазларны урнаштыру, көйләү буенча волонтерларны өйрәтү курсы булып узды.
-
Җәвит Шакировны хатынын мактауда гаеплиләр: «Ничек шулай хатыныңны мактап була икән ул?»
Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров Инстаграм битендә хатыны Зөлфия Шакированың фотосын урнаштырган.
-
Әнвәр Нургалиев гаиләсендә чираттагы югалту...
2019нчы ел Әнвәр Нургалиев өчен шатлыклы да, кайгыгы да ел булып старт алды.
-
Балык Бистәсе гимназиясендә туган телгә багышланган чара узды
Әлеге язмамны якташ шагыйребез – Равил Фәйзуллинның “Туган тел турында бер шигыре”ннән алынган юллар белән башлыйсым килде. Буыннар чылбыры ныклыгын кеше бары тик туган телендә аралашып кына ныгыта , рухи яктан камилләшә барып , күңел байлыгын үзенә сеңдерә , киләчәккә җиткерә ала.
-
Татарстанда үзмәшгульләр саны ел башыннан 3,5 мең кешегә кадәр арткан
Үзмәшгульләр өчен махсус салым режимы 10 ел дәвамында гамәлдә булачак.
-
Изгелек кылу җәннәткә илтә
Җомга иртәләренең берсендә, юл фаҗигасында Мөслим районы имам мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов һәлак булды.
-
Ир-егетләргә КИҢӘШЛӘР: 8 мартка нәрсә бүләк итәргә?
Иң теләп алынган бүләк ул - ювелир эшләнмә. Планшетлы компьютер, ноутбук, кесә телефоны, электрон китап яки мультимедияле плеер да аларның күңеленә хуш киләчәк.
-
Буа "главасы" Данир Сабиров тәнкыйтенә җавап кайтарган
Юмор остасы Данир Сабиров Буа мәдәният йортын тәнкыйтьләде. Моны ул үзенең Инстаграм социаль челтәрендә дә белдергән. Бу хәл турында артист белән “Татар-информ” хәбәрчесе аралашты.
-
Уеннан уймак - бер яшьлек баланың башы кысылып калган
Пластик утыргыч белән уйнаганда 1 яшьлек кыз баланың башы кысылып кала, кыз башын кире чыгара алмый изалана. Әти-әнисе баланы үзаллы әсирлектән коткарырга тырыша, әмма файдасыз.
-
2019 елда Россиядә туристлык визаларының кайбер төрләрен гадиләштерәләр
Бу медицина, мәгариф, эшлекле, гуманитар максатларга кагыла.
-
“Килен – оныклар белән, мин ялгызым… Чит-ят кешеләр кебек яшибез”
Минем янга бер бәхетсез ялгыз ана кергәләп йөри. Моннан берничә ел элек улы асылынып үлгән. Ана улының үлемендә киленен гаепли. Килен үзен артык һавалы тотты, малайдан күпне таләп итте, ә үзе малай исән чакта беркайда да эшләмәде ди. Мин аның улын бөтенләй белмим, без бу ханым белән соңрак таныштык.
-
Сабыйлар каберенә куярга ясалганны бүләккә сатып ала күрмәгез!
Чәчәкләрдән үрелеп ясалган аю балалары кибетләрендә күренә башлады.
-
Ризат Рамазанов: «10 яшьтә мөкәйләргә өйрәнеп, 11 яшьтә тәпи киттем...»
ТМТV телеканалындагы "Сер булып калсын" тапшыруында Ризат Рамазанов балачагында аның белән булган кызганыч хәл турында сөйләде. Баксаң, ул 3 ел урын өстендә ятып, 10 яшендә генә кабат мөкәйләргә өйрәнеп, аннан соң гына тәпи киткән икән...
-
Ришат Фазлыйәхмәтов: "Миңа ошарлык кыз гына юк, ...чын кыйммәтләр белән яшәүчеләре инде кияүдә аның..."
– Җәй көне күрешкәннән соң бик үзгәргәнсең, һәм, тфү-тфү, уңай якка, Ришат – күзләреңә нур кайткан, тәнеңә ит кунган, димме?.. Авыл сихере, димәк?
-
2018 елда Татарстанда 20гә якын традицион мәдәният фестивальләре узды
Татар милли бәйрәме – Сабан туе һәм рус халкының – “Каравон”, мариларның “Семык” бәйрәмнәре республика дәрәҗәсендә билгеләп үтелде.