Тукай рухы яңарган бу көннәрдә безнең Яңа Арыш авылы китапханәсендә дә бик эчтәлекле чара булып үтте. Әлеге чараны без "Мәңге яши, яшьни яшь Тукай" дип атадык. Кунаклар Габдулла Тукайның шәхесенә, иҗатына караган материаллар белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар. Шагырь иҗатына багышланган китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.
Яшьләре 30 дан арткан булса да, алар бик теләп, "Тукайны беләсеңме?" дип аталган кроссворд сорауларына дөрес итеп җавап бирделәр. Әдилә Хөсәенова исә, Тукайның иҗатын күбрәк белүе белән аерылып торды. Араларында бик матур шигырь сөйләүчеләр дә бар иде. Алинә Туребаева һәр елны Тукай бәйрәмендә катнашып килә. Быел ул малаен да алып килгән иде. "Миңа Тукай иҗаты бик якын, шигырьләрен яратып укыйм»,- ди кунагыбыз. Бәйрәмгә шагырьнең "Китап", "Көз" шигырен әзерләп килгән иде, ә мәктәпкәчә яшьтәге малаена "Бәйрәм бүген" шигырен өйрәткән. Шулай ук, Эльмира Мәхмүтова да Г.Тукайның "Туган авыл" шигырен сәнгатьле cөйләве белән аерылып торды. Рәзилә Гәйнетдинова да алардан калышмады. Бәйрәмне татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамладык. Еллар үтү белән, Г.Тукай әсәрләренең тирә мәгънәле, зур тәрбияви әһәмияткә ия булуына инанабыз. Ул безнең өчен бөек шагырь генә түгел, ә татар тормышы һәм тарихына эз салучы шәхес тә. Тукай хаман да әсәрләре аша, тормышта үзеңә туры юл табарга, дөрес яшәргә өйрәтә.
Нет комментариев