Теш сызлавы бик яман нәрсә, ул хәтта патшаларны да үрле-кырлы сикерткән диләр бит.
Үземә дә мондый уңайсызлыкларны күп кичерергә туры килде. Билгеле инде, андый чакта бүгенге заман таләбе нигезендә электрон чиратка язылып вакыты җиткәнен көтеп утыру һич мөмкин түгел. Аннары аңа карап кына сызлавы басылса икән. Шуңа тизрәк районыбыз теш табибларына мөрәҗәгать итәргә ашыгам. Бүлек мөдире Рөстәм Гарипов һәркемгә игътибарлы, бай тәҗрибәле белгеч. Кеше хәленә керә белүләре аеруча сөендерә. Эшләре ничек кенә киеренке булмасын, бервакытта да караңгы чырай күрсәтмиләр, берәүне дә кире борганнарын күргәнем булмады. Рәхмәт яусын үзләренә. Килеп зарларымны сөйләп биргәч, хезмәттәше Русланны чакырып дәвалау курсы билгелиләр. Ул да Рөстәм абыйсы төсле ягымлылыгы, үз эшен яхшы белүе һәм һәркемгә ярдәм итәргә әзер торуы белән бик тиз халкыбыз ихтирамын яуларга өлгергән белгеч. Әле күптән түгел генә шундый авыр минутта кабат алар каршысына барырга туры килде. Берничә көн эчендә төшкән теш урынына яңасын куеп та бирделәр. Иң куанычлысы, алар барысы да бер гаиләдәй дус-тату эшлиләр. Райондашларыбызга зур игелекләр эшләп, үрнәк төстә хезмәт күрсәтүләре өчен барлык коллективларына - Ләйсирә белән Зинаидага, Марина белән Диләрәгә, билгеле инде, теш табибы Эдикка да яраткан газетам аша олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Хезмәтләре катлаулы, җаваплы булуын яхшы аңлап аларның һәммәсе безнең кебек гади халыкның хәлен җиңеләйтү өчен зур тырышлыклар куялар һәм үз эшләрен сыйфатлы итеп башкаралар.
Нет комментариев