Тегермәнлеклеләр Халыкара олимпиадага барып җиттеләр, призерлар булдылар
3-6 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә рус теленнән үткән IV Халыкара олимпиада Югары Тегермәнлек укучыларының триумфы белән тәмамланды. Район данын яклаган 10 класс укучылары Шиһапов Гадел һәм Шәмсевәлиева Гөлия икесе дә призер булдылар.
Россиянең 21 регионы, Казахстан һәм Үзбәкстаннан вәкилләре белән берлектә үткән әлеге бәйгедә бер мәктәпнең бер классыннан ике укучының катнашып икесе дә призер булуы бик зур дәрәҗә әлбәттә! Рус теле укытучысы Гөлфия Мортазина укучыларының бу беренче җиңүләре түгел. Халиуллина Гөлфинә республика олимпиадаларында катнашып, призер да, җиңүче дә, I Халыкара олимпиадада призер да булган иде инде.
Фото:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев