7 июнь 2017 яңалыклары
-
Татарстанда иртәгә яңгыр, яшен һәм көчле җил көтелә
8 июньдә көндез Татарстанда һәм аның башкаласы Казанда һава торышының бозылу ихтималы бар: яшен, тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җиткән көчле җил көтелә, яңгыр һәм боз яварга да мөмкин. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте матбугат хезмәте шундый мәгълүмат таратты.
-
Ананың бер көн эчендә ике игезәк баласы да фаҗигага юлыга
Арчада яшәүче өч бала анасының иртәдән күңеле тыныч булмый.
-
Балык Бистәсе районы Керәшен Казысы авылы тәкәсен кем алды
Узган якшәмбедә Керәшен Казысында узган Тройсын бәйрәмендәге көрәштә башкалар янәшәсендә 8 спорт мастеры бил алышты. Көрәш ике үлчәү авырлыгында барды.
-
«Башка беркайчан да баланың туган көнен болай уздырмам», – дип сүз бирдем
Бүген минем туган көн Кунак килә торган көн Әни мине күршеләргә Кертеп куя торган туган көн. Клара Булатова.
-
Татарстанда фаҗигале үлем
Татарстанда кичә көндез фаҗигале төстә бер ирнең гомере өзелә. Аксубай районы Яңа Чуваш Адәме авылында 39 яшьлек ир кәрәзле элемтә вышкасыннан егылып төшә. Бу хәлне күреп торучылар да була. Ир вакыйга булган урында җан бирә. Тикшерү бара. Версияләрнең берсе буенча, ир үз-үзенә кул салган. http://www.zamansulyshy.ru/tt/component/k2/item/12217-tatarstanda-faҗigale-үlem.html фото интернет чыганаклардан алынды.
-
Салаватның әнисе Тәкълимә Фәтхетдинова: «Улым акчадан, матур киемнән һәм ризыктан өзми»
Салават Фәтхетдиновның әнисе - Тәкълимә апа шушы көннәрдә туган көнен билгели, аңа 86 яшь тула. Эстраданың мэтрын үстергән ананы без дә шалтыратып котладык. - Рәхмәт шалтыратуыгызга. Исемемне, балам, дөрес яз. Тәкълимә дип куй. Фәтхетдинова, Зәки кызы булам. Əтием дә, ирем дә - Зәки иде. Салават, отчестволар бертөрле булгач: "Əни белән...
-
Киленем “Чыгып кит!” — дип кычкырды
Әнидән бик яшьли калып, коры куллы үги ана тәрбиясендә үстем мин. Тормышка да, тизрәк үз оямны корырга теләп, унсигез яшем тулгач та чыктым. Бәхетемә, тормыш иптәшем бик тәртипле кеше булды. Тәмәке белән бөтенләй дус түгел, эчемлекне бәйрәмнәрдә, кунак-төшем булганда гына авыз итә.
-
Балык Бистәсенең гармунчысы Нурзалия Фролова бар яктан да булган
Нурзалия Фролова районда узган бәйрәм чараларында теләп катнаша. Кайда гына булса да гармунчы буларак чакыралар аны. Ә ул ялындырмый. Гармун каешын иңнәренә сала да өздереп уйнап та җибәрә. Моннан тыш аның кул эшләренә осталыгы да бар икән әле. Ул бәйләгән матур-матур кофталар, урындыкка куя торган бизәкле киезләр, төрле үрнәктәге башмаклар...
-
"Халкың? Ә ул бүген һәрбер чатта, әнә, исәплидер синең "биштәр хакы"н" - Ландыш Габдрахманова Илфак Шиһаповка багышлап ШИГЫРЬ язган
Шагыйрә Ландыш Габдрахманова Илфак Шиһапов белән дус иде. Шуңадыр да Илфакның үлеме шигъри юлларга ятмый калмагандыр. "Иңемә биштәрне салып мин юлга чыгам бүген..." Илфак Шиһаповның әлеге юллары шигырьгә эпиграф итеп алынган.
-
Бүген районыбызда якташыбыз, Кабардино - Балкар Республикасы Парламенты рәисе Татьяна Егорова булып китте( фотолар)
Татьяна Егорова җитәкчелегендәге делегация үзенең визитын район белән танышудан башлады. Аннан алар Татьянаның әтисе Борис Егоровның туган җире Шомбыт авылына юл тоттылар.
-
Иртәгә көчле җил һәм яшенле яңгырлар көтелә
8 июньдә көндез Татарстанда һәм аның башкаласы Казанда һава торышының бозылу ихтималы бар: яшен, тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җиткән көчле җил көтелә, яңгыр һәм боз яварга да мөмкин. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте матбугат хезмәте шундый мәгълүмат таратты.
-
Бабай карчыгына чәчәкләр җыярга урманга киткән дә...
Красноярск краеның Ермаков районындагы 79 яшьлек пенсионер карчыгының юбилеена чәчәкләр җыярга урманга киткән дә... өч көнгә югалган. Пенсионерны эзләү өчен урындагы барлык полиция хезмәткәрләре җәлеп ителгән. Мескен карт өченче көнне төн уртасында гына табыла.
-
Тегермәнлеклеләр Халыкара олимпиадага барып җиттеләр, призерлар булдылар
3-6 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә рус теленнән үткән IV Халыкара олимпиада Югары Тегермәнлек укучыларының триумфы белән тәмамланды. Район данын яклаган 10 класс укучылары Шиһапов Гадел һәм Шәмсевәлиева Гөлия икесе дә призер булдылар.
-
Балыкбистәлеләр, гриппның яңа куркыныч вирусы чыккан
2017-2018 ел сезонында россиялеләр дуңгыз гриппына охшаш яки Көньяк ярымшар вирусы штампы булган гриппның яңа вирусы белән очрашырга мөмкиннәр, диелгән Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте докладында.
-
“Әнине үтерде, әнине үтерде”, - дип кабатлый-кабатлый әле бер, әле икенче күршеләренә керә сабый
Үзем шактый олы яшьтә булуыма карамастан, заманнан калышмаска тырышам, "Одноклассники" социаль челтәрендә дә утырам. Яшьлегемдә язмыш җилләре мине дөньяның кайсы почмагына гына илтеп ташламады да, юллар кайларда гына йөртмәде. Әнә шул "Одноклассники" аша элекке танышларым, дусларым белән әле дә аралашып, хәл белешеп торабыз.