Сыйфатлы белемне Күгәрчендә бирәләр
Мәгариф

Сыйфатлы белемне Күгәрчендә бирәләр

Әле шушы көннәрдә генә мәктәп директорларының семинар- киңәшмәсе үтте.

Аның быел Күгәрчен мәктәбе базасында оештырылуының да үз сере бар икән. Узган ел йомгаклары буенча балаларга сыйфатлы белем бирүдә районкүләм рейтингта күгәрченлеләр беренче урынны алганнар. Биредә күп еллар дәвамында баларга яхшы тәрбия, ныклы белем бирүдә уңай тәҗрибәләр тупланган. Менә шуңа да семинарны биредә оештырырга булганнар. Иң элек кунаклар ачык дәресләрдә катнаштылар. Ә аны монда югары котегорияле мөгәлимә Тәнзилә Закирова, беренче категорияле укытучылар Фәния Солтанова, Гөлүсә Иминова, Надежда Нәбиуллина, Рәмзия Гилемханова, "Безнең яңа укытучы" Республика гранты иясе Миләүшә Мөкриева, мәктәп директоры урынбасары Сания Сагирова һәм башкалар үткәрде. Яңа төр технологияләр белән баетылган әлеге дәресләр һәркемнең күңеленә хуш килде. Шуннан соң килгән кунаклар һәм район мәгариф бүлеге методистлары дәрес буенча үз фикерләре белән уртаклаштылар. Семинар барышында шулай ук белем бирүнең нәтиҗәлелеген үстерү, сыйфатын яхшырту буенча бик күпләр үз тәкъдимнәре белән уртаклашучылар да булды. Күгәрчен мәктәбе директоры Марсель Мингарипов, Олы Елгадан Гөлнур Мингалеева, Күкидән Рифкат Мөхәммәтшин, Балык бистәсе гимназиясеннән Данис Сатдинов үз чыгышларында барысын да бик җентекләп тәсфирлап аңлаттылар. Укытуда, ныклы белем бирүдә халык мәгарифе ысулларын файдалануның да нәтиҗәсе зур булуын күрсәттеләр. Берәүләр хәлиткеч имтиханга әзерлек алдыннан көндәлек дәресне аңлатканнан соң контроль тикшерү үткәрү ягында булса, икенчеләр балаларның физик үсешенә, сәламәт яшәү рәвешенә игътибарны арттырырга кирәклеген дәлилләргә тырышты. Күтәрелгән мәсьәләләр, тәкъдимнәр буенча район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков үз фикерләрен җиткерде. Хезмәткә түләүдә өстәмәләр, көндәлек хуҗалык эшләре һәм белем бирүнең сыйфатын күтәрү белән бәйле проблемалар буенча да җитди сөйләшүләр булды. Соңыннан район ЮХИДИ инспекторы Руслан Хәмәтвәлеев юлларда балаларның иминлеген саклау, автотранспорт чараларында балаларны йөрткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген мисаллар ярдәмендә аңлатты.

Идрис Аметов.

Фото авторныкы.


Нет комментариев