Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Нәтиҗәле эшчәнлек оештыру сорала

 Август ахырында без традицион рәвештә мәгариф системасының еллык эшчәнлегенә йомгаклар ясыйбыз, киләсе уку елына бурычлар билгелибез. Август конференциясе мәгариф системасындагы актуаль мәсьәләләргә–“Мәгариф” милли проектын тормышка ашыру кысаларында һәр укытучының, җитәкченең, аерым мәгариф учреждениесенең  нәтиҗәле эшчәнлеген оештыруга багышлана.

2019-2020 уку елында район территориясендә 38 мәгариф оешмасы, шул исәптән, 1 гимназия, 11 урта гомуми белем бирү мәктәбе, 8 төп мәктәп, 14 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы, 3 өстәмә белем бирү оешмасы, 1 агротехник техникум эшлиячәк.

Район мәктәпләрендә 2172 укучы белем алачак. Аларның 225 е беренче сыйныф укучылары.

Узган уку елында 20 мәктәп маршрутында 14 автобус эшләде. Алар һәр көнне 452 баланы 11 мәктәпкә йөрттеләр.

Яңа уку елында Котлы Бөкәш урта мәктәбе базасында “Заманча мәктәп” федераль программасы кысаларында “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәге эшли башлаячак.Балык Бистәсе гимназиясенең 1-5 сыйныф укучылары өчен “Инженерная Республика” проектын кертү күздә тотыла.

Районның мәктәпкәчә мәгариф системасы 14 оешманы үз эченә ала. Аларда 739 бала тәрбияләнә.

Бу уку елында районның мәктәпкәчә мәгариф системасында үзгәрешләр булды. 7 гомумбелем бирү оешмасында реорганизация үткәрелде. Зур Мәшләк, Югары Тегермәнлек, Күгәрчен, Яңа Арыш урта мәктәпләренә һәм Түбән Тегермәнлек, Трой-Урай, Урахча мәктәпләренә структур бүлекчә сыйфатында балалар бакчалары кушылды.

“Колосок” Анатыш балалар бакчасына 9 миллион 150 мең сумлык капиталь ремонт үткәрелә. 2020 елда Биектау авылында 50 урынга яңа балалар бакчасы төзү планлаштырыла, Шулай ук Котлы Бөкәш “Дуслык” балалар бакчасын капиталь ремонтлау да каралган.

Мәктәпкәчә мәгариф сферасында 132 педагог эшли. Аларның 83 е югары белемле.

Башлангыч мәктәптә мәгариф һәм тәрбиянең нигезе салына. Районның башлангыч сыйныфларында 101 укытучы эшли.

Мәгарифтәге күрсәткечләр-  укучыларның өлгереше, бердәм дәүләт имтиханнары баллары гына түгел. Ә бәлки дәрестә алган белемнәрен төрле интеллектуаль ярышларда күрсәтә белүләре дә.

Интеллектуаль конкурслар арасында укучыларның Бөтенроссия олимпиадасы аерым урын алып тора.Узган уку елында укучыларыбыз республика дәрәҗәсендә ун призлы урын алган булсалар, агымдагы уку елында призерлар саны унөчкә җитте. Шуларның алтысы Котлы Бөкәш урта мәктәбе укучылары. Быел Бөтенроссия олимпиадаларының региональ этапларында районыбыздан 10 укучы катнашты, аларның 2се призлы урыннар яулады.

Җәмгыятьтә килеп туган фикер каршылыкларына карамастан, милли телләрне саклау – дәүләт милли сәясәтенең өстенлекле бурычы булып кала.         Туган тел укытучылары алдында зур бурычлар куела.          Районыбызда быел  2177 укучы белем алды, алар арасында – татарлар - 1657  (76,39 процент). Шуларның 667-се (40,25 процент)   генә татар телендә белем ала.

Укытучыларның уңышлы эш нәтиҗәсе  – татар теле һәм әдәбияты буенча район һәм республика олимпиадаларында укучыларның югары күрсәткечләргә ирешүе.

 Быелгы уку елында татар теленнән республика олимпиадасының соңгы этабында районыбыздан 6 укучы катнашты. Призёрлар исемлегендә Котлы Бөкәш, Масловка, Балык Бистәсе 2 нче номерлы мәктәпләреннән 4 укучы призлы урын яуладылар.

“Илһам” Бөтенрәсәй яшь язучылар конкурсында Күгәрчен урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче  сыйныф укучысы Әдилә Мингарипова 2 дәрәҗәле дипломга ия булды. Яңа Арыш, Биектау, Ямаш мәктәпләреннән 3 укучы лауреат исеменә лаек булды.

Узган уку елында 30 укучы татар теленнән төп дәүләт имтиханын уңышлы гына тапшырдылар.

Быел туган тел һәм әдәбияты укытучыларының “Туган тел” Бөтенрәсәй мастер-класс бәйгесенең йомгаклау этабына Яңа Арыш мәктәбе укытучысы Гүзәлия Галимова  үтте һәм өч көн дәвамында барган бәйгедә республика коллегаларына дәрес, мастер-класс күрсәтте, түгәрәк өстәлдә катнашып, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломы белән бүләкләнде.

Районның мәгариф хезмәткәрләре ел саен һөнәри осталык  һәм грант конкурсларында катнашалар.

“Ел укытучысы” конкурсының муниципаль этабында 91 укытучы көч сынашты.  Анда Балык Бистәсе гимназиясенең рус теле һәм әдәбияте укытучысы Рима Кәбирова, Балык Бистәсе 2 нче мәктәбенең информатика укытучысы Юныс Кашапов җиңүчеләр булдылар. Балык Бистәсе 2 нче мәктәбенең физик культура укытучысы Зилә Низамова “Педагогик дебют” номинациясендә җиңеп чыкты.  “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияте укытучысы” номинациясендә Балык Бистәсе гимназиясе укытучысы Рәмзия Сәлахова җиңүче булып танылды.

Төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре мәгариф оешмалары өчен беренче чиратта, белем бирү сыйфатын яхшырту инструменты.

2019 елда районда  115 укучы бердәм дәүләт имтиханнары тапшырдылар. Дүрт предмет (химия, биология, тарих, инглиз теле) буенча бердәм дәүләт имтиханнарының  уртача баллары 2018 елга караганда югарырак булды.  Югары балл алучы укучылар саны артты.

2019 ел дәүләт йомгаклау аттестациясе буенча барлык 115 унберенче сыйныф укучысы урта белем турында аттестат алдылар. 20 чыгарылыш сыйныф укучысы “За особые успехи в учении” медале белән бүләкләнделәр.

Узган уку елында Ф.Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең укытучылары һәм укучылары муниципаль һәм халыкара дәрәҗәдәге 45 чарада, 30 конкурс һәм фестивальдә катнаштылар, 156 призлы урын яуладылар.

“Рапсодия”,  “Камские звездочки” коллективлары “Созвездие-Йолдызлык–2019” эстрада сәнгате фестиваленең супер финалында чыгыш ясадылар.  Республика этабында беренче, икенче  урыннарны яуладылар. Алар “Үрнәк балалар коллективы” исеменә лаек булдылар.

Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү профильле үзәгендә тәрбияләнүчеләр район, республика һәм Бөтенроссия дәрәҗәсендә волейбол, милли көрәш, футбол, өстәл теннисы чемпионатларында, турнирларында катнашып 224 призлы урын яуладылар. Республика һәм Бөтенроссия ярышларында 45 призлы урынга лаек булдылар.

Узган уку елында балалар иҗат үзәгендә 6 юнәлештәге 74 берләшмә эшләде. Анда тәрбияләнүчеләр 7 бөтенроссия, 7 регионара, 49 республика, 21 зона ярышлары призерлары булдылар.

Җәйге ял баланы социальләштерүнең мөһим элементы булып тора. Агымдагы уку елында районда 10 мәктәп яны (350 балага), хезмәт һәм ял лагере (150 үсмергә) оештырылды.

Һәр мәгариф учреждениесе - балалар, ата-аналар тәрбиячеләр, укытучылар мәнфәгате очраша, кисешә торган аерым бер дөнья.Без балага һәр мәктәптә, балалар бакчасында, өстәмә белем бирү учреждениесендә уңайлы шартлар тудыру өчен барысын да эшләргә тиеш. Бала мәктәпкә, бакчага шатланып барырлык булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса