Шушы көннәрдә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында яңа ел бәйрәмнәре уза. Балалар бу көнне ел буе сагынып, көтеп алалар. Матур күлмәкләр әзерлиләр, кемдер әкият геройлары, икенчеләре кар бөртекләре булып киенергә хыяллана. Бу көнне осталыкларын Кар кызы белән Кыш бабайга күрсәтергә дә ашыга әле алар. Тагын иң шатлыклы мизгелләрнең берсе Кыш бабайдан бүләк алудыр, мөгаен.
Нет комментариев