Котлы Бөкәш мәктәбе укучылары Татарстан Варислары Берлегенең оешуына билгеләп узганнар.
Күңелле поход
Быел Татарстан Варислары Берлегенең оешуына 28 ел булды. Шул уңайдан без, Котлы Бөкәш мәктәбе укучылары, бу бәйрәмне зарыгып көтеп алдык. Көзге көн кояшлы, матур иде. Барыбызның да кәефләре яхшы, бигрәк тә 3 нче һәм 5 нче сыйныф укучыларының. Бу көнне 3 нче сыйныф укучыларын -Эзтабарлар, 5 сыйныф укучыларын Варислар оешмасына кабул иттеләр.Алар илебезнең актив гражданнары булырга сүз бирделәр. Бәйрәм табигать иркенлегендә дәвам итте. Анда учак ягылды, төрле-төрле конкурслар, уеннар оештырылды. Варислар берлегенең туган көне табында әзерләнгән ризыкларда чагылырга тиеш иде. Татарстан гербын сурәтләү, яисә 28 санын җиләк-җимешләр ярдәмендә күрсәтү–барысы да зур осталык бизәлгән. Ахырда конкурска нәтиҗәләр ясалды. Урта звенолар арасында 6 б һәм 8 б сыйныф укучылары призлы урыннарга ирешсә, өлкәнрәк арасында 9 б, 10 б, 11 б сыйныф укучыларына тиңнәр булмады. Сыйланып алгач, ике командага бүленеп ярышлар оештырдык, күңел ачтык. Табигатьтә булу безне тагын да дуслаштырды, бер-беребезгә карата мәрхәмәтле булырга, һәр җирдә актив булырга чакырды.
Гөлия Гайсина,
Котлы Бөкәш мәктәбенең
7 сыйныф укучысы.
“Яшь хәбәрчеләр” түгәрәге әгъзасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа