2 ноябрь 2018 яңалыклары
-
"Безнең тормыш үзе көрәш бит ул", ди Балык Бистәсе районы Олы Укмас авылыннан Фәргать Галәветдинов
Шушы исем аталуга олпат гәүдәле, бәдәнле, горур вә тыйнак бер егетне күз алдына китерәм. Олы Укмас авылында туган һәм дә бүгенгәчә туган туфрагында, кендек каны тамган изге җиргә тугрылык белән гомер кичерә ул. Мин шәхсән бу егет белән тәүге тапкыр әтисе Тәлгать абый аша таныштым.
-
Балык Бистәсе районы Олы Елга авылы музее экспонатлары ни сөйли
Комсомол. Яшьлек. Батырлык. Романтика. Без 70 нче ел балаларына да алты орденлы, бай тарихлы комсомол оешмасы сафларында тәрбияләнергә насыйп булды. Безнең чорда бу оешмага массовый төстә кабул итү башланган иде. Ә элгәрерәк елларда комсомолга бары лаеклы, үрнәк алырлык яшьләребезне генә кабул иткәннәр.
-
Котлы Бөкәш мәктәбе укучылары Татарстан Варислары Берлегенең оешуына билгеләп узганнар.
Күңелле поход
-
«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Балык Бистәсе җирле бүлеге чираттагы конференциясенең икенче этабын уздырды
конференциянең икенче этабы
-
Балык Бистәсе укучылары призерлар сафында
Күптән түгел балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче бер төркем укучылар республикакүләм “КЕТЗ-2018” радиоэлектрон конструкторлык конкурсында катнашты.
-
Балык Бистәсенең Күгәрчен авылы мәчетенә ай куелды
Кичә Күгәрчен авылының элекке, борынгы мәчетенә ай куелды. Әлеге тантанада Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитет җитәкчесе Марс Мәгыйзов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков, тарихчы Нурулла Гариф, район имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов, имамнар, шушы мәчетне төзекләндерүдә башлап йөрүчеләрнең берсе Мәрьямбикә Шәмсевәлиева һәм башка бик күп кунаклар, авыл халкы катнашты.
-
Балыкбистәлеләр, нигә бездә шундый караш яши
Инде район үзәгендә чүп мәсьәләсендә уфтанырлык урын калмады да булса кирәк. “Эко Сервис” җәмгыяте районга кергәннән бирле әлеге юнәлештәге проблемалар юккачыкты дисәк тә хаклыкка туры килә. Урамнардагы чүп савытлары даими чистартылып тора.
-
Балык Бистәсе Корноухово авылында сәяси корбаннарны искә алу көнен билгеләп уздылар
Һәрбер кешенең күңеле түрендә күпмедер дәрәҗәдә ватанпәрвәрлек, туган ягына булган ярату хисе яши. Аның ни дәрәҗәдә көчле булуын һәркем үзе генә белә. Илебезнең горурланып сөйләрлек вакыйгалары, күңелне тырнап торырлык, кайтавазы шактый елларга җитәрлек болганчык мизгелләре дә аз булмаган.
-
Балык Бистәсе “Йолдыз” балалар бакчасында “Аерылып тор” акциясе узды
Күптән түгел Балык Бистәсе “Йолдыз” балалар бакчасында үткәрелгән чара көзге табигать шартларының күңелсез булуына да карамастан балаларның йөзләрендә елмаю хисе уятты
-
Татарстан иҗтимагый оешмалары Россия Президентыннан 174 млн сум грант алачак
Россия Президенты грантлары бәйгесен үткәрүнең идарә комитеты утырышы быел 31 октябрьдә узды.