Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Дәү бабам турында хатирәләр

Минем дәү бабам Кыдыйров Гомәр Сабир улы 1923 нче елда, ишле гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килгән. Алар 8 бала - 3 кыз, 5 малай булганнар. Сугыш башлангач, дәү бабамның олы абыйсы Әхмәт иң беренче булып фронтка киткән. Шул китүдән ул бүтән кайтмый, хәбәрсез югала. Аңа әле бары тик 24...

Сугышчылар Сталинградка килеп җитәләр...Әмма бу вакытта, немецлар белән каты көрәш Дон елгасы буенда бара. Япь-яшь бөркеттәй егетләр, шушы канлы, дәһшәтле сугышка керәләр. Ләкин дәү бабам 1942 нче елның көзендә, каты яраланып, госпитальгә озатыла. Ул анда 5 ай ята. Кызганычка каршы, бу әрнүле яралары аны сугышка яраксыз итә. Һәм ул кыш айларында туган авылына сугыш инвалиды булып кайтып төшә. Тыныч хезмәттә дәү бабам салым хезмәткәре, склад мөдире, колхоз рәисе, соңрак 20-30 еллап колхозда бригадир булып хезмәт куя. Дәү әбием белән бергәләп берсеннән - берсе уңган 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Сугыш яралары да эзсез югалмый, тормыш иткәндә гел сиздереп йөдәтәләр. Бабам 1986 нчы елның август аенда 63 яшендә вафат була.

Бүгенге көндә беренче бала булып, дөньяга килгән дәү әниебез - Диләрә, өебезнең яме булып, үзенең төпле киңәшләрен биреп, безнең белән гомер итә.

Мин : "Сугыш афәтләрен беркайчан, беркем дә күрмәсә иде", - дигән теләктә калам. Күкләр аяз, дөньялар имин булсын!

Самат Миннеханов,

Күгәрчен мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы.

Фото Lerars.livejournal.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев