Быел Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра алмаган абитуриентлар үзләрен янәдән сентябрьдә сыный алачак. Моның өчен 21 августка кадәр гариза тапшырырга кирәк.
Имтихан нәтиҗәләреннән канәгать булмаучылар рус теле һәм математикадан (база дәрәҗәсе) - БДИ, ә мөмкинлекләре чикле укучылар дәүләт чыгарылыш имтиханы (ГВЭ) тапшыра алачак. 5 сентябрь көнне - рус теле, 8 сентябрь - математика, 16 сентябрь - рус теленнән БДИ һәм ГВЭ, математикадан БДИ сынаулары була.
Әлеге имтиханнарда 11нче сыйныфтан соң имтихан тапшыра алмаганнар, ике фәннең берсеннән канәгатьләндерерлек баллар җыя алмаганнар катнаша.
http://www.tulachi.ru/tt/news-all-world/item/7338-bdinyi-kabat-birep-bulachak.html
фото из соцсетей.
Нет комментариев