Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

БДИ бирүдә яңалыклар көтелә

БДИ биргәндәге гуманитар фәннәргә бәйле яңалыклар кемнәрнедер сөендерер, ә кемнәрнедер - юк. Бер яктан, көтелгән үзгәрешләр инглиз теленнән кала фәннәргә дә таләпләрне үстерә. Моннан соң хәтта кытайчадан да имтихан биреп булачак дип фаразлана, ә испан, француз, алман телләрен укытучылар тиз арада белемнәрен күтәрү курсларына җибәреләчәк. Рус теленнән сынауга сөйләмә өлеш...

Дөрес, имтихан вариантларын хәзерләүче Мария Вербицкая балаларга инглизчәдән компьютерлар ярдәмендә сөйләмә имтихан бирү ошады, чөнки нәтиҗәләре югары булды, башка чит телләрдән дә шул тәҗрибәне кулланырга уйлыйбыз, дип ышандыра. Әмма… «Летидор» тикшеренүләре бу сүзнең дөрес түгеллеген күрсәтә: балалар, бер аудиториядә бөтен кешенең кычкыра-кычкыра имтихан бирүе аркасында, уйлый алмаулары, бөтен нәрсәләрне онытулары, кеше сүзе белән буталулары хакында сөйләгән.

Минем үземне киләчәктә рус теленнән шундый ук имтихан өлеше кертүләре һәм бигрәк тә рус булмаганнарга, ана телдә белем бирүче мәктәпләрдә ташлама каралмау мәсьәләләре аеруча борчый. Беләбез ки, без русның үзеннән дә хатасызрак язабыз, әмма ана телендәге авазлар тәэсире чит телдәге сөйләмебездә ачык чагыла, эчтән тәрҗемә аша сөйләү үзен сиздерә. Телдән имтихан кертүдән, нигездә, рус балалары отачак, әгәр җирле комиссия тикшерми икән, регионнарда яшәүчеләргә ул аеруча зур авырлык китерәчәк.

Имтихан тапшыру методикасын моңа кадәр хәзерләүчеләр, без үзен аклаган юллардан барачакбыз, тугызынчы сыйныфларда рус теленнән сөйләмә имтихан сыналды һәм үзен бик аклады инде, дип белдерә, ягъни дә мәсәлән, балалар аны компьютерлар ярдәмендә бирелгән сорауларны яхшырак аңлаганнар, тема-проблемага җиңелрәк кергәннәр.

Кыскасы, чит телләрдән имтихан тапшырганчы, кабул итү юллары хакында ныклап уйлап бетерергә, камил методик эшкәртмәләр, күрсәтмәләр хәзерләргә, шулай ук аларга да апробация уздырырга кирәк. Чит телләрдән сынауларны мәҗбүри тапшырту 2022 елдан гына кертелә дип фаразлаганда, әлегә вакыт бар.

http://magarif-uku.ru/bdi-birude-yanalyklar-kotele/

фото Golos-buryatyi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев