Балык Бистәсе Котлы Бөкәш авыл тарихы музеенда экспонат артты
Тумышы белән Тәберде Чаллысыннан булган, исеме җыр сөючеләргә яхшы таныш баянчы Вилорик Вәлиуллин ел саен туган ягы Котлы Бөкәш авылында булып китә.
Бик күп конкурс-фестивальләр лауреаты, гармун күрегеннән чыккан моңы белән Сабантуйларны, бәйрәм-тантаналарны гөрләткән музыкант шушы көннәрдә үзенең тальян гармунын “Котлы Бөкәш авыл тарихы музее”на бүләк итте. “Әлеге экспонат музейда үз урынын алыр һәм кадерләп сакланыр”, дип хәбәр итте безгә музей җитәкчесе Алсу Бәдретдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа